Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда полиция бүлегендә тоткынның үлеменә аның исерткеч эчемлек куллануы сәбәп булуы әйтелә


Казанның "Савин" районы полиция бүлегенә китерелгән 29 яшьлек ир кешенең үлеме хәзергә булган мәгълүматларга караганда исерткеч эчемлек куллану сәбәпле дип билгеләнгән. Алдагы көнне полициягә бергә яшәгән хатын-кызны кыйнаганы өчен исерек ир кеше китерелгән иде. Ул полиция бүлегендә тәрәзәне ваткан һәм кулын яралаган. Хәле начарланган ир кешегә ашыгыч ярдәм чакыртканнар. 40 минуттан килгән табиблар ир кешене коткарып кала алмаган.

Кичә ир кешенең мәетен ярганнар. Исерткеч эчемлекләр куллану сәбәпле ашказаны асты бизенә кан китү үлемгә китергән дигән нәтиҗә чыгарылган. Хәзер бу үлем нигезендә эчке тикшерү бара.
XS
SM
MD
LG