Accessibility links

Кайнар хәбәр

Искәндәр Ясәвиев: "Шөрепләрне кысу эчке басымны арттыра"


Искәндәр Ясәвиев 26 декабрьдәге пикетта
Искәндәр Ясәвиев 26 декабрьдәге пикетта

Ялгыз пикетка чыккан өчен мәхкәмә каршына басачак Искәндәр Ясәвиев протестларны тыю халык ризасызлыгын арттырачак кына, дип исәпли.

Русиядәге ятим балаларга АКШ гаиләләрендә үсүне тыючы канун президент Владимир Путин тарафыннан имзаланган көнне КФУ укытучысы Искәндәр Ясәвиевне һәм Эльвира Дмитриеваны протест чаралары үткәрү канунын бозуда гаепләп полициягә протокол төзергә чакырдылар. Ясәвиев, Дмитриева һәм Зарина Таскаева ятимнәргә Америкага китүне тыю канунына ризасызлык белдереп 26 декабрь көнне ялгыз пикетлар үткәргән иде. Алар “Дәүләт Думасын таратуны таләп итәм”, “Русиядә моннан да оятсызрак канун булганы юк иде”, АКШ ватандашларына Русия балаларын асрамага алуны тыю – оятсызлык” дигән шигарләр язылган плакатлар белән Русия президентының Казандагы кабул итү бүлмәсе урнашкан бина янында бер-беренә кимендә илле метр ара калдырып басып торды.

Искәндәр Ясәвиев урам чарасын алдан хәбәр итмичә үткәрүдә гаепләнсә, Эльвира Дмитриевага урам чарасында катнашу кагыйдәсен бозу гаепләве белдерелә.

Искәндәр Ясәвиев үзенә белдерелгән гаепләү белән килешми. “Җыеннар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар турындагы” федераль канун нигезендә ялгыз пикет үткәрү өчен алдан хәбәр итеп тору кирәк түгел, дип белдерде ул Азатлык радиосына. Мондый урам чаралары үткәрү тәртибен билгеләүче, узган ел ахырында гына чыгарылган Татарстан кануны ул чакта әле гамәлгә кермәгән иде.

Ясәвиев, без бер-беребездән кимендә 50 метр ара калдырып, ялгыз пикетлар үткәрдек, дип тәкърарласа, полиция алар уртак протест чарасы оештырды һәм бу ялгыз пикет буларак карала алмый, дигән фикердә. Федераль канун нигезендә хәзер бу пикетларны аерым ялгыз пикетлар буларакмы, бердәм рәвештә оештырылган протест чарасы буларакмы карауны хөкемдар хәл итә.

Зарина Таскаева 26 декабрьдәге пикетта
Зарина Таскаева 26 декабрьдәге пикетта
Хөкемдар аларны уртак протест чарасы үткәрүдә гаепләүче карар чыгарган очракта, Ясәвиевкә 20-35 мең сум штраф яки берничә дистә сәгать мәҗбүри эш, Дмитриевага 10-20 мең сум штраф яки берничә дистә сәгать мәҗбүри эш җәзасы бирелә ала. Пикетка чыгучыларның өченчесе Зарина Таскаевага да Дмитриева бирелгән җәза бирелергә мөмкин.

Искәндәр Ясәвиев Азатлык радиосына “Мондый җәзалау, репрессияләү чаралары нәкъ кире нәтиҗәгә китерәчәк. Бернинди зыянсыз, беркемгә куркыныч тудырмаучы ялгыз пикетлар да, ялгыз пикетлар сериясе дә канунсыз дип игълан ителә. Бу протест чараларын кануни кысалардан читкә чыгара. Мондый полиция чаралары халыкта ризасызлыктан һәм каршылыктан башка бернигә дә китермәячәк. Хакимиятнең тиешсез чаралары протестларны арттыра гына һәм протестлар моңарчы күзәтелгәннән көчлерәк кенә булачак. Шөрепләрне кысу системдагы эчке басымны арттырачак кына”, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG