Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иркутски өлкәсендә тимер юл казасында ике кеше һәлак булды


Төбәкнең гадәттән тыш хәлләр үзәге хәбәр итүенчә, Слюдянски районында күмер төягән 24 вагон юлдан чыккан. Вагоннар күрше юлдан баручы локомотив белән бәрелешкән. Машинист һәм аның ярдәмчесе һәлак булган.

Җинаять эше кузгатылган. Байкальски-Слюдянски арасында поездлар йөрү тукталган.
XS
SM
MD
LG