Accessibility links

Кайнар хәбәр

Малида ислам сугышчылары Дьябали шәһәрен яулап алды


Малида ислам сугышчылары Дьябали шәһәрен яулап алды. Якшәмбе бу шәһәр янында ислам сугышчыларын Франция хәрби һава көчләре утка тоткан иде.

Сугышчыларның шәһәрне яулавы турында хәбәр иткән Франция саклану министры Жан-Ив Лё Дриан белдерүенчә, Франция гаскәренең Малидагы хәрби чаралары гомумән алганда уңышлы бара, әмма илнең көнбатышындагы сугышчылар яхшы коралланган.

Франция Малида хәрби чараларны узган җомга көнне, Мали хакимиятләре ярдәм сорап Франциягә һәм БМОга мөрәҗәгать иткәннән соң башлады.

Чит ил хәрбиләренә башкала Бамаконы илнең төньягыннан һәм көнчыгышыннан килүче ислам сугышчыларыннан саклау бурычы куелган.
XS
SM
MD
LG