Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әмирхан Евграфов: "Улыма Батырша исеме куштым"


Әмирхан Евграфов улы Батырша белән
Әмирхан Евграфов улы Батырша белән

2012 елны “Азатлык” татар яшьләре берлеге Батырша елы дип игълан иткән иде. Берлекнең әгъзасы Әмирхан Евграфов дөньяга килгән өченче баласына татар каһарманына хөрмәт йөзеннән Батырша исемен кушкан.

Кешене сабыйга биргән исем белән әллә ни гаҗәпләндереп булмыйдыр. Шулай да Әмирхан Евграфовның узган атнада дөньяга килгән малаен Батырша исеме белән атауга беркадәр гаҗәпләнүчеләр дә, янәсе, бу бит инде бик борынгы исем, ни өчен аны сайладың диючеләр дә булган. Ләкин Әмирхан үзе, хатыны Индира һәм барлык туганнары Батырша исемен хуплаган. Әти кешенең теләгенә каршы килүче булмаган.

Шимбә көнне туганнар, гаилә дуслары, әби-бабайлар кечкенә Батыршаны һәм аның әнисен бала табу йортыннан алып кайттылар. Алар өчен шушы күңелле мизгелләрдә без әти кеше булган Әмирханга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Әмирхан, менә өченче балагызны алып кайттыгыз. “Азатлык” яшьләренең ялгыз пикетлар уздырган чорлары искә төште. Шундый пикетларның берсендә син шәһәр үзәгендә “Һәр татар гаиләсендә балалар саны өчтән ким булмасын. Шулай булганда татар телен саклап калып була” дигән шигар тотып тордың. Бу шигарне син үзең өчен күтәрдеңме яки бар гаиләләргә дә кимендә өч бала теләдеңме?

– Без ул шигарне бар татар халкы өчен язган идек. Шундый пикетлар уздырып йөргән вакытларда хатыным Индира авырга узган иде. Шунда өченче бала алып кайтасыбызны белдек. Моңарчы безнең Камилә һәм Әминә исемле ике кызыбыз бар иде. Менә хәзер улыбыз туды.

– Батырша исемен кушуда хатыныгыз белән бер фикергә килә алдыгызмы?

– Исемнәр сайлау турында без өйләнешкәч тә сөйләшеп куйган идек. Кыз туса, исемне ул сайлый, малай туса – мин. Шулай итеп улыма исемне үзем сайладым.

Батырша әти-әнисе, апалары белән
Батырша әти-әнисе, апалары белән
Беренчедән, Батырша исемен батырлар җитәкчесе дип тә аңларга була. Аннан соң “ша” кушымчасы белән белән исем ясалганда “беренче” һәм “иң яхшысы” дигән мәгънә дә күренә. Батырша – батырлар арасында иң яхшысы һәм иң беренчесе дигәне бик ошады.

Тагын да бу исемне сайлауда сәбәпләр бар. Батырша (Габдулла Алиев) – ул татар халкының каһарманы. Бу вазгыятьнең дә беркадәр өлеше бар. “Азатлык” берлеге бит 2012 елны юкка гына Батырша елы дип игълан итмәде.

Әтием дә гел татар көрәше белән шөгыльләнде, күп тапкырлар батыр калды. Улымның да шундый батыр булуын телим һәм шушы сәбәпләр аркасында Батырша исеменә тукталдым.

– 2013 елны “Азатлык” оешмасы Бату хан елы дип билгеләде. Син быел туасы балаларга шушы исемне кушуны яклар идеңме?

– Әлбәттә, бу исемне дә тәкъдим итәр идем. Минем үземнең дә Чыңгызхан, Батый, Батухан исемнәренә кызыгу бар иде. Ләкин күңелгә иң якыны Батырша булды. Алла боерса, алга таба тагын улларым булса, Батухан дип тә кушармын, кем белә.

– Әмирхан, синең үз фамилияң - Евграфов. Батыршаның фамилиясе ниндирәк булыр икән?

– Батыршага әтием исемен фамилия итеп бирмәкче булам. Алла боерса, улым Усман Батырша Әмирхан улы булачак.

Без Чаллының гражданлык хәлен теркәү бүлегенә дә мөрәҗәгать иттек, Батырша исеменең ни дәрәҗәдә кулланышта булуы белән кызыксындык. Аннан алынган мәгълүматлар буенча, шәһәрдә Батыр исемен сирәк булса да кушалар икән. Ә менә балага Батырша исемен бирү очрагы әлегә булмаган.

2012 елда Чаллыдагы татар гаиләләрендә балаларга Булат, Тимур, Артур, Данияр, Әмир, Кәрим, Алинә, Азалия, Заринә, Алия исемнәре күп кушылган.
XS
SM
MD
LG