Accessibility links

Кайнар хәбәр

iPhone һәм iPad өчен "Башҡортса яҙ" әсбабы чыкты


iPhone һәм iPad-та башкортча язу мөмкинлеген биргән яңа әсбап эшләнде. Аны App Store серверыннан бушка алып була. Яңа программа ярдәмендә башкортча җыелган текстны шунда ук СМС, электрон почта яки социаль челтәрләргә җибәреп була. Әсбап бушка алынса да, текстны электрон хат яки "Facebook" челтәренә җибәрү 33 сум торачак.

Әсбап iPhone һәм iPad өчен эшләнгән, аның исеме "Башҡортса яҙ". Җиһазларда башкорт хәрефләре булмаганга аны башкортча язып эзләү мөмкинлеге юк. Әсбапны ясаучылар аны "IT-Effects" дип эзләп табылган программалар арасыннан сайлап алырга киңәш итә.

Шундый ук әсбап узган ел татар теле өчен ясалган иде.
XS
SM
MD
LG