Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда “Милли хәзинә” фестивале үтте


Башкот дәүләт университеты төркеме чыгышы
Башкот дәүләт университеты төркеме чыгышы

19-21 февральдә Казанда I Идел буе югары уку йортлары студентларының “Милли хәзинә” исемле халык иҗаты бәйгесе узды.

Фестивальдә 12 югары уку йортының студентлары, иҗади төркемнәре катнашты. Алар арасында Сарытау дәүләт университеты, Чуаш дәүләт педагогик университеты, Мордва педагогик институты, Башкорт дәүләт педагогик университеты, Удмурт дәүләт университеты, Казан федераль университеты вәкилләре бар иде.

Казан федераль университетының "Милли мәрҗәннәр" коллективы
Казан федераль университетының "Милли мәрҗәннәр" коллективы
"Фестиваль иҗади тәҗрибә уртаклашу, студентларны бер-бере белән таныштыру максатыннан үткәрелә", дип сөйләде Азатлык радиосына оештыручыларның берсе, Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институтында социаль-тәрбияви эшләр бүлеге җитәкчесе Эльвира Закирова.

20 февральдә студентлар төрле номинацияләрдә жюри әгъзалары алдында чыгыш ясады. Алар хореография ансамбле, соло, вокал-соло, инструмент-соло, театраль юнәлеш, мода театры, вокал ансамбль кебек тугызлап номинациядә бәяләнде.

21 февральдә “Уникс” концертлар залында йомгаклау чарасы, гала-концерт булды. Гран-прины Саратов дәүләт университеты иҗади төркеме яулады.
XS
SM
MD
LG