Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада татар хатын-кызлары күргәзмәсе ачылды


Күргәзмә эшләре
Күргәзмә эшләре

Башкорт дәүләт педагогия университетында “Гүзәлләр тудырган гүзәллек” исемле күргәзмә ачылды. Анда хатын-кыз рәссамнар, кул эшләре осталары, шагыйрәләр, җырчылар тәкъдим иткән эшләр урын алган. Күргәзмә халыкара хатын-кызлар бәйрәменә туры китереп әзерләнде.

Күргәзмәне әзерләүгә Татарстан республикасының Башкортстандагы даими вәкиллеге, Башкортстан татар милли-мәдәни мохтарияте һәм Башкорт дәүләт педагогия университеты зур тырышлык салган. Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы даими вәкиле Алик Локманов шушы темага күргәзмә оештыру нияте белән күптән йөргәнлеген әйтә.

Алик Локманов
Алик Локманов
“Гомум көч белән тотынгач, күп вакыт ала торган бу башлангыч тормышка ашты, - ди ул. – Авылларда, районнарда яшәүче һәвәскәр осталарның иҗат эшләрен башкалага алып килеп күрсәтү белән хатын-кызларыбызга зур хөрмәтебезне белдерәсебез, аларны киң җәмәгатьчелеккә күрсәтәсебез килде. Рәссамнарның күргәзмә залларында яңа экспозицияләрне оештыру күп чыгымнар сорый. Ә педагогия университеты безгә үзенең менә дигән Ак залын бушлай егерме көнгә бирде”.

“Гүзәлләр тудырган гүзәллек” күргәзмәсенә республиканың төрле район һәм шәһәрләреннән татар милләтеннән булган 82 гүзәл затның картиналары, кул эшләре үрнәкләре, шулай ук шагыйрәләрнең һәм җырчы-композиторларның китаплары, җыр җыентыклары урнаштырылган. Алар арасында төрле материаллар кулланып төшерелгән картиналар, корама тукымалардан тегелгән җәймәләр һәм япмалар, чигелгән мендәр тышлыклары, түбәтәйләр, курчаклар һәм тагын бихисап кул эшләнмәләре бар. Аларның барысын да матур итеп урнаштыру кебек җаваплы эшне Башкортстанның атказанган рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Вәкил Шәйхетдинов башкарып чыккан.
Акмулла сурәте
Акмулла сурәте

“Биредәге үзешчән рәссамнарның һәм кул эшләре осталарының әсәрләре һөнәри рәссамнар сәнгать эшләреннән һич кенә дә калышмый, - ди Вәкил әфәнде. - Әмма күргәзмә залында һәрнәрсәне үз урынында балкып торырлык итеп урнаштыру да мөһим. Минемчә, күргәзмә эшләре тамашачыларга ошарлык кулайлы һәм матур тезеп чыгылды”.
Күргәзмә эшләре
Күргәзмә эшләре

Күргәзмә ачу тантанасы зур бәйрәмгә әверелде. Чыгыш ясаучы ир-атлар һәммәсе дә бу күргәзмә хакында җылы фикерләрен әйтү белән бергә гүзәл затларны якынлашып килгән матур бәйрәмнәре белән дә ихлас котлады. Билгеле инде, бәйрәм җыр-моңнарсыз гына булмый. Танылган җырчы Рәис Вәгыйзов, игезәк татар егетләре, музыкант һәм җырчылар Юнысовлар тамашачыларга үзләре язган җырларны башкарды. Шагыйрәләр исә мәхәббәт һәм яз турында иҗат әсәрләрен укып ишеттерде. Күргәзмә егерме көн дәвамында эшләячәк. Аннан соң аны башка шәһәрләрдә дә күрсәтү каралган.
Рәис Вәгыйзов җырлый
Рәис Вәгыйзов җырлый
XS
SM
MD
LG