Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башмагым" Петербурның опера театры сәхнәсендә уйнала


Петербур консерваториясенең опера һәм балет театры
Петербур консерваториясенең опера һәм балет театры

Казан консерваториясе куйган "Башмагым" спектакле 17 мартта Петербур консерваториясенең опера һәм балет театры сәхнәсендә уйнала.

Казан консерваториясенең музыкаль театр кафедрасы мөдире, опера студиясенең сәнгать җитәкчесе Әлфия Җаппарова моннан өч ел элек куелган "Башмагым" музыкаль комедиясен Петербур сәхнәсендә уйнауны зур вакыйга буларак бәяләде. Бер яктан, бу вакыйга казаннар өчен үзенә күрә бер иҗади имтихан, ә икенче яктан, ике консерватория арасындагы хезмәттәшлекнең дәлиле дә булып тора, диде ул.

Җаппарова сүзләренчә, Казан консерваториясе оешканда Мәскәүдән һәм Петербурдан Татарстан башкаласына күпләгән укытучылар килә. Бүген Казан консерваториясендә опера сәнгатенә өйрәтү Петербур мәктәбе тәҗрибәсенә нигезләнә. Ел саен ике уку йорты төрле чараларга үзләренең укытучыларын җибәрә, белгечләр белән алмашып тора.

"Башмагым" тамашасының белдерүе
"Башмагым" тамашасының белдерүе
Петербурга гастрольләр Казанда опера студиясе ачылганга 20 ел, җырчы, режиссер, Тукай бүләге иясе Нияз Даутовның тууына 100 ел тулуга багышлана. Шулай ук сәфәр "Осталыкның чишмә башына таба" ("К истокам мастерства") дип аталган фестиваль кысаларында да оештырыла. Казан консерваториясенең вокал мәктәбе тарихына багышланган әлеге фестивальдә 2013 елда төрле чаралар планлаштырылган. Петербурда казаннар Җәүдәт Фәйзи һәм Таҗи Гыйззәтнең "Башмагым" әсәре белән бергә Имре Кильманның "Сильва" операсын да күрсәтәчәк.

Петербур консерваториясе сүзчесе Екатерина Хомчук та ике югары уку йорты арасында хезмәттәшлекнең нык булуын белдерде. Казаннар башкаруында "Башмагым" һәм "Сильва"ның опера театрында куелуын үзенчәлекле вакыйга буларак бәяләде.

"Бу хәл Казан мәктәбенең тәҗрибәсе, аларның уңышлары белән танышырга мөмкинлек бирә. Яңа коллективның килүе – ул үзе үк вакыйга, чөнки алар яңалык белән килә. "Башмагым" да консерватория укытучылары, студентлар һәм шулай ук Петербурда опера сәнгатен үз итүчеләр арасында зур кызыксыну тудырыр дип уйлыйм. Татарча барган спектакль титрларда рус теленә дә тәрҗемә ителәчәк. Тагын шул ягына да игътибар итү кирәк, безнең оркестрга кушылып җырларга ниндидер бер күренекле җырчы гына түгел, ә тулы бер иҗат төркеме килә. Алар үзләре белән оркестрны да (консерваториянең "Татарика" оркестры бара), башкаручыларны да, хәтта сәхнә бизәлешен дә алып киләләр", диде Хомчук.

Әлеге вакыйганы Петербур татарлары да көтә. Бу хакта Азатлыкка Татарстанның Петербурдагы вәкиле ярдәмчесе Дамир Сабиров белдерде. Вәкиллек “Башмагым” булачагы турында шәһәрдәге бөтен татар оешмаларына хәбәр иткән, белдерүләр төрле сәхифәләргә урнаштырылган.

Казан консерваториясе дә үз театры булуын тели

Петербур дәүләт консерваториясенең үзенең 1800гә якын кеше сыешлы опера һәм балет театры бар. Әлеге театр турыдан-туры консерваториягә карый һәм студентлар өчен иҗат мәйданы булып тора. Шулай ук бу театрның үзенең дә иҗат коллективы бар.

Җаппарова сүзләренчә, Казан консерваториясе студентлары, укытучылары Петербур консерваториясенең үз театры булуга соклана, Казанда да шундый ук бина булуын тели. "Соңгы вакытта сәхнәгә куелган эшләребезне күреп, бәлки, безгә дә мондый театр ачарга ярдәм итәрләр", ди Җаппарова. Универсиада уңаеннан Татарстан җитәкчелегенең спортка, спорт биналарына зур игътибар биргәнлеген аңлавын да белдерә ул. Шулай да, спорттан бер сулу алгач, музыкаль театр төзү мөмкинлеге дә табылыр дип өметләнә. Консерватория җитәкчелеге бу мәсьәләне бер тапкыр Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев алдында күтәргән булган инде. Шәймиевнең җавабы тискәре булмаган.

Әлфия Җаппарова
Әлфия Җаппарова
Соңгы елларда Җәлил сәхнәсендә татар операларына, музыкаль спектакльләргә артык игътибар бирелми. Кайбер опера сәнгатенә якын түрәләр татарча опералар һәм балетлар куелса аңа йөрүче кеше булмаячак дигән карашта. Консерваториянең үз театры төзелеп анда татар әсәрләре куела башласа тамашачы булырмы?

"Камал театрының мәрхүм директоры Шамил Закиров бер әңгәмә вакытында, татар халкы музыкаль спектакльләргә бик сусаган, чөнки Тинчурин, Сәйдәш, Камал, Гыйззәтләр үзләренең әсәрләрен тиккә генә куймаган, дигән иде. Халык җырлы-биюле драма әсәрләрен, комедияләрне бик ярата бит. Консерватория куйган татар әсәре уйналганда залда бер генә буш урын да калмый. Татарның андый әсәрләре бик күп, алар архивларда ята. Аларны күтәреп, җырлый башласаң, үзебезнең менә дигән музыкаль театрыбыз булачак", ди Җаппарова.

"Башмагым” – 1945 елдан Казанда консерватория ачылганнан бирле әлеге уку йорты кысаларында куелган беренче татар әсәре булды. Ул 2009 елның октябрь аенда сәхнәләштерелде. Аннан соң консерватория Салих Сәйдәшнең "Хафизәләм иркәм" музыкаль комедиясен, Нәҗип Җиһановның "Алтынчәч" операсын (ачык һавада Казан Кирмәнендә уйналды), Ренат Харис һәм Эльмир Низамовның "Алтын Казан" мюзиклын куйды.

"Башмагым" Казанда Сәйдәш залында, Камал һәм Тинчурин театрларында уйналды. Иҗат төркеме, бәлки, татар опера-балет театры җитәкчелеге дә үзләрендә кую мөмкинлеге бирер дип өметләнгән иде.

Консерваториядә татар спектакльләре куела башлаганга 3-4 ел чамасы гына. Ник элек куелмаган да, ә хәзер куела башлаган соң дигән сорау да туа. "Безнең көчебез барлыкка килде. Татар әсәрләрен яхшы башкарырдай җырчылар үсеп чыкты. Классикага омтылган татар яшьләренең килүе дә моңа этәргеч бирде. Консерватория җитәкчелеге дә татар әсәрләре куелуны чын күңеленнән тели һәм тырыша", ди Җаппарова.

Русиядә ике генә консерватория каршында опера студиясе бар. Берсе – Мәскәүдә булса, икенчесе – Казанда.

"Башмагым" һәм "Алтын Казан" әсәрләрен консерваториянең иҗат төркеме Универсиада барган көннәрдә "Игенчеләр сарае" (Авыл хуҗалыгы министрлыгы бинасы) янындагы мәйданда ачык һавада күрсәтәчәк. Татарстанның симфоник оркестры да Азатлык радиосына Универсиадага "Ак бүре" әкият-операсы әзерләнәчәген белдергән иде.

Җаппарова сүзләренчә, консерватория иҗат төркеменең тагын бер татар әсәренә тотынырга исәбе бар. Галимә нинди әсәр икәнен әйтмәде. "Сер булып калсын әлегә, алдан исемен әйтсәк, башкалар эләктереп алырга гына тора", диде ул.
XS
SM
MD
LG