Accessibility links

Кайнар хәбәр

Күренекле серб милләтчесе мөселман тамырлары булуын тиште


Вук Еремич
Вук Еремич

Серб милләтчесе буларак югары вазифаларга ирешкән Вук Еремичның мөселман тамырлары турында белдерүен күзәтүчеләр БМО генераль секретаре булу өчен мөселман яклавын казану нияте белән аңлата.

Сербиянең элекке тышкы эшләр министры һәм хәзерге БМО Гомуми җыены президенты шундый югары дәрәҗәләргә серб милләтчесе буларак танылып ирешсә дә, дүшәмбе көнне үзенең боснияле тамырлары да булуын тиште.

Икенче дөнья сугышы чорында үз гомерләрен куркыныч астына куеп күп кенә Балкан яһүдләрен коткарган Босния мөселманнары Нурия Поздерач белән аның хатыны Дәүләтәгә багышланган чарада Еремич җәмәгатьчелек алдында үзенең боснияле тамырлары белән кочаклашты. Нурия белән Дәүләтә Вук Еремичның анасының әби-бабайлары булып чыкты. Дөресрәге, Еремич бу турыда элек-электән белгән булса да, үз карьерасын ялкынлы серб милләтчесе буларак корган сәясәтче үз тамырларында боснияле каһарманнар каны агуын яшереп килгән булып чыга. Җәмәгатьчелек бу турыда Белградта Нурия белән Дәүләтәне Израильнең Һолокост чорында яһүдләргә ярдәм иткән яһүд булмаган кешеләргә бирә торган иң югары ордены белән бүләкләү тантанасында гына белде.

Израил илчесе Поздерачларга югары бүләк тапшырды
Израил илчесе Поздерачларга югары бүләк тапшырды
Тантанага үзенең боснияле әбисе Садитә Поздерач (Нурия һәм Дәүләтә Поздерачлар кызы) белән килгән 37 яшьлек Еремич үз әбисенең ата-аналары кылган каһарманлык белән горурлануы турында сөйләде. Яһүдләрне Хорватиядә 700 меңләп кешенең гомере өзелгән Ясеновач концентрация лагерыннан коткарган Поздерачлар турында сөйләп Еремич: "Икенче дөнья сугышында яһүд һәм сербларга карата тарихта күрелмәгән җинаятьләргә кыю рәвештә каршы чыккан әби-бабаларым белән чиксез горурланам", диде.

Энергиясе ташып торган, Һарвард һәм Кэмбриджда белем алган, үзен Милошевич чоры мәхшәренә прогрессив алмаш итеп күрсәтүенә карамастан Белградта да, БМОда да ялкынлы рәвештә бары тик серб мәнфәгатьләрен генә яклаган бу вундеркинд сәясәтченең боснияле тамырлары ачыклану аңа карата мөнәсәбәтне бик нык үзгәртә, әлбәттә.

Биш ел буе Сербия тышкы эшләр минстры булган, узган елның сентябрендә ротация нигезендә БМО Гомуми җыены җитәкчелегенә килгән Еремич Косовоны Сербия Иерусалимы дип атап аның бәйсезлегенә кискен каршы чыга һәм БМОда да гел шул сәясәтне алып бара.

2012 елда Сребреницада табылып кемнәр булуы ачыкланган җәсәдләрне җирләргә әзерлиләр
2012 елда Сребреницада табылып кемнәр булуы ачыкланган җәсәдләрне җирләргә әзерлиләр
Өстәвенә, Еремич Босния сугышы чорында Сребреница шәһәрендә сербларның өч көн эчендә сигез меңләп коралсыз Босния мөселманын, шул исәптән балаларны шәһәр читенә алып чыгып атып үтерүен хөкем итүче халыкара мәхкәмәгә каршы иң каты көрәшүчеләрнең берсе. Еремич меңнәрчә коралсыз Босния мөселманын бастырып ату геноцид буларак бәяләнергә тиеш түгел дип бара һәм мәхкәмәне сербларга карата гаделсез булуда гаепли. Еремич БМОдагы җитәкчелек вәкаләтләрен файдаланып киләсе айда Һааг мәхкәмәсенең эшен тикшерү утырышы үткәрүне билгеләүгә дә иреште.

Җитмәсә, күптән түгел Еремич БМОда сербларның Беренче дөнья сугышы чорындагы патриотик җыры булган "Дрина маршын" башкаруны оештырды. Бу җырның Босния сугышы чорында Босния мөселманнарына каршы сугышучы серблар арасында да бик популяр булганлыгын белмәгән БМО генераль секретаре Пан Гимун һәм башка җитәкчеләр ул чакта әлеге җырга кул чабып утырды. Әмма соңрак җәнҗал купкач БМО моның өчен рәсми рәвештә гафу үтенергә мәҗбүр булды.

Белградтагы кайбер сәяси күзәтүчеләр БМО Гомуми җыены җитәкчелегендә актив булган Еремичның хәзер җәмәгатьчелеккә үзенең мөселман тамырлары турында белдерүен аның бу халыкара оешмадагы мөселманнар яклавын казанырга тырышуы белән аңлата. Алар фикеренчә, 2016 елда Пан Гимунның БМО генераль секретаре урынында икенче мөддәте тәмамланганнан соң бу урынга Вук Еремич дәгъва итәргә мөмкин.

Хәмдия Липовача
Хәмдия Липовача
Еремичның ерак туганы, Босниядә яшәүче 36 яшьлек Хәмдия Липовача үзенең ерак әби-бабасына багышлап Белградта үткәрелгән тантанага бармаган. Ул мондый тантананың Босниядә дә үткәрелүен көтә. Израилнең Босниядә илчелеге юк, әмма Израил Босниядә дә икенче мәртәбә шундый бәйрәм оештырырга вәгъдә итте.

Хәмдия Липовача Вук Еремичның кыланышлары белән бер дә килешмәве турында белдерде. "Миңа аның Сербия дипломатиясе җитәкчелегендәге кыланышлары бер дә ошамый. Бигрәк тә күптән түгел БМОда "Дрина маршын" оештыруыннан соң. Минемчә, безнең борынгы бабабыз Нурия Поздерач үз гомерен куркыныч астына куеп көрәшкән идеаллар Вук Еремич идеаллары белән һич тә туры килми", диде Липовача Азатлык радиосына.
XS
SM
MD
LG