Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дилмөхәммәтовның мәкаләсе экстремистик дип табылган


Уфада мәхкәмә интернетта бастырылган Айрат Дилмөхәммәтовның “Ахыр заман” дигән мәкаләсен экстремистик дип тапкан. Лингвистик тикшерү күрсәткәнчә, мәкаләдә укучыларда террор оешмаларына, аның вәкилләренә карата уңай караш тудыра торган сүзләр бар. Шулай ук мәкаләдә Русия конституцион төзелеше һәм дәүләт бөтенлегенә зыян сала торган фикерләр китерелгәне әйтелә.

Әлеге мәкалә милләтара нәфрәт тудырырырга мөмкинлекне истә тотып, прокуратура “Ахыр заман” мәкаләсен экстремистик дип тануны сорап мәхкәмәгә шикаять иткән. Прокуратураның мөрәҗәгате тулысынча канәгатьләндерелгән.
XS
SM
MD
LG