Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада мигрантларга виза кертүне таләп иттеләр


Каршылык чарасы. Уфа, 14 апрель 2013
Каршылык чарасы. Уфа, 14 апрель 2013

14 апрель Уфада Урта Азия һәм Кавказ арты республикаларында яшәүчеләргә виза кертүне таләп иткән митинг узды. Чара җәмәгатьчелек һәм хакимиятләрнең легаль булмаган миграциягә игътибарын юнәлтү максатыннан оештырылган.

Каршылык чарасы узган якшәмбе җирле вакыт белән көндезге сәгать икедән дүрткә кадәр узарга тиеш булса да, чарада катнашучылар вакытыннан алда таралды. Моңа көннең яңгырлы булуы да сәбәпче булса кирәк. Кулларда: “Урта Азия һәм Кавказ арты республикаларына виза тәртибе!”, “Урта Азия дәүләтләренә виза - легаль булмаган иммиграциягә чик куячак”, “Виза тәртибе - этник җинаятьләрне төшерүгә булышлык итәчәк!” кебек шигарләрне күрергә була иде. Анда егермегә якын кеше катнашты. Күпчелек урыс яшьләреннән гыйбарәт иде.

Чараны оештыручы Милли-демократик фирканең җирле бүлекчәсе булуы моның сәбәбен ачып бирә. Чарада чыгыш ясаган Евгений Беляев сүзләренчә, визасыз тәртипләр илдәге һәм республикадагы бик мөһим социаль проблемнарга сәбәпче. Шуларның иң мөһимнәре хезмәт базарына “һөҗүм” һәм илдән бик күп акчалар чыгып китүгә сәбәпче. “Легаль булмаган мигрантлар күбәю эш бирүчеләргә хезмәт хакларын түбәнәйтергә сәбәпче була. Нәтиҗәдә үзебезнең ватандашлар да аз хезмәт хакы ала. Шулай ук арзанлы хезмәт икътисадтагы технологик үсешкә комачаулый һәм дини экстремизмны тарата, этноҗинаятьчеләр үсүгә китерә”, диде Евгений Беляев.

Чараны оештыручыларның тагын берсе - Константин Кузнецов та шул ук сүзләрне диярлек ирештерде. Алдагысыннан аермалы буларак: “Миграция контрольдә түгел. Төрле чыганаклар буенча елына 10-12 миллион кеше килә. Мигрантлар наркотрафикны үстерә”, диде ул.

Башка чыгыш ясаучылар да шул хакта сөйләделәр. Алар соңгы 15 елда мигрантлар тарафыннан ясалган җинаятьләрнең 130 тапкырга үсүен дә билгеләделәр.

Митинг ахырында шушы мәсьәләләр кергән резолюция кабул ителде.
XS
SM
MD
LG