Accessibility links

Башкортстан педуниверситетында яңа белгечлекләр арта


Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты бинасы
Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты бинасы

Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетында быел яңа белгечлекләр әзерләү бүлекләре ачыла.

Бу турыда уку йортының ректоры, “Ватаным” оешмасы рәисе Раил Әсәдуллин хәбәр итте. “Агымдагы елда моңа кадәр республикада әзерләнмәгән “ят” белгечләр әзерли башлаячакбыз. Алар - тренерлык, документлар алып бару һәм архив эше, тәрҗемә, социаль хезмәтләр. Шулай ук быел “Девиант тотышлы кешеләр психологиясе һәм педагогикасы” дигән белгечлек барлыкка килә. Девиант холыкка килгәндә, ул җәмгыятьтәге кеше тотышына туры килмәгән, ягъни җинаятьче, эчкече, наркоман, фәхишәләрнең үзләрен тотышлары. Яңа уку елына казна исәбенә 1448 уку урыны булдырыла. Шуларның меңнән артыгы бакалаврлар әзерләү, 20се белгечләр, 171е магистратура”, диде Раил әфәнде.

Раил Әсәдуллин
Раил Әсәдуллин
Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан педагогия университеты рейтингта Русиядәге педагогик һәм гуманитар югары уку йортлары арасында беренче бишлеккә керә. Нәтиҗәле укыту буенча илдәге 12 педагогия югары уку йортының берсе.

Әлеге уку йортының татар кафедрасына җитәкче итеп моңа кадәр Башкортстан дәүләт университетының Стәрлетамак бүлегендә татар-чуаш кафедрасын җитәкләгән филология фәннәре докторы, профессор Илшат Насыйпов билгеләнгәннән соң әлеге бүлек бик күп чаралар үткәрә башлады. Cоңгы айларда гына да ике халыкара конференция - Әхмәт Ерикәй һәм җыр сәнгате торышы, Зариф Бәширинең 125 еллыгы, Башкортстандагы татар әдәбиятының торышы турында фәнни-гамәли конференция, Башкортстандагы татар прозасы антологиясен тәкъдим итү чаралары узды.
XS
SM
MD
LG