Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда көймә төзелеше бүлеге ачыла


Казан фәнни-тикшеренү техник университетында (КАИ) көймә төзү үзәге ачылды. Биредә яңа уку еланнан "көймә төзү һәм океанотехника" белгечлегенә студентлар алыначак.

Үзәктә көймәләр төзү өчен махсус компьютер программалары, технологик мөмкинлекләр каралган.

Яңа бүлек ачу нияте белән Яшел Үзәндәге Горький исемендәге завод җитәкчесе Ренат Мистахов чыккан. Завод бинаны төзекләндерүгә һәм укыту өчен кирәкле программаларга акча биргән. Үзәкне ачуда катнашкан Татарстан премьер-министры Илдар Халиков берләшмәнең үзе өчен кирәкле белгечләрне әзерләү тырышлыгын хуплады.

Университет ректоры Альберт Гыйлметдинов Яшел Үзән заводы белән барган хезмәттәшлеккә сөенүен белдерде. Яңа бүлектә белем алган студентлар эшкә Яшел Үзән заводына барыр, дип планлаштырыла. Заводның алдагы берничә елга заказлары бар.
XS
SM
MD
LG