Accessibility links

Кайнар хәбәр

Немцов: "Русия түрәләре – урлашу чемпионы"


Борис Немцов: Русия түрәләре – Олимпия урлашулар чемпионы
please wait

No media source currently available

0:00 0:07:10 0:00

Борис Немцов Путинның якыннарын Олимпиаданы әзерләү эшләрендә 15,5 миллиард сум урлауда гаепли һәм бәйсез тикшерү уздырырга чакыра.

Русиядәге оппозиция җитәкчеләренең берсе, элекке вице-премьер Борис Немцов киләсе елда Сочида үтәчәк Олимпия уеннары өчен бирелгән акчаларның 15,5 миллиард сум өлеше урланган дип белдерә.

Немцов пәнҗешәмбе көнне журналистларны бу турыда Леонид Мартынюк белән берлектә әзерләгән хисабы белән таныштырды һәм ул акчаларны Русия рәсмиләре һәм эшмәкәрләр урлаган, дип белдерде.

Немцов әйтүенчә, Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинга Сочидагы бу урлаулар гаепләвен тикшерү турындагы барлык документларны җәмәгатьчелеккә ачуны сораган мөрәҗәгать җибәрелгән. Немцов шулай ук Русия хисап пулаты башлыгы Сергей Степашиннан урланган акча күләме турында тәфсилле мәгълүмат бирүне сорый.

Сочидагы урлашулар турында Борис Немцов һәм Леонид Мартынюк әзерләгән хисап
Сочидагы урлашулар турында Борис Немцов һәм Леонид Мартынюк әзерләгән хисап
Немцов матбугат очрашуыннан соң Азатлыкка интервьюда Сочидагы бу хәлләр өчен президент Владимир Путинга якын кешеләрне гаепләде.

“Олимпиаданы әзерләү эшләрен Путинның дуслары алып барганлыгы билгеле. Әлбәттә ул үзенең дусларын төрмәгә утыртырга теләми. Әмма без моңа тыныч кына карап тора алмыйбыз. Чөнки болай барса аларның акча урлаулары киләчәктә тагын да артачак кына. Аларның урлашуы балалар шаяруы гына түгел, ә Русиянең дәүләт иминлеген куркыныч астына кую”, диде Немцов.

Немцов Олимпия уеннарына әзерләнү өчен бирелгән акчаның ничек тотылганлыгын бәйсез тикшерү уздырып ачыкларга чакырды.

“Без Олимпия җинаятьләрен тикшерү өчен ватандашлар комитеты төзергә чакырабыз. Без Олимпиададагы урлашулар турында иң мәгълүм эшләрне мәхкәмәгә җиткерүне үз бурычыбыз итеп күрәбез. Бу эштә без җәмәгатьчелекнең ярдәменә бик нык өметләнәбез”, дип белдерде Немцов Азатлыкка.

51 миллиард долларга төшүче Сочи лимпия уеннары тарихка дөньядагы иң кыйбатлы Олимпия уеннары булып керәчәк. Узган җәйдә Лондонда үткән Олимпия уеннары 14,3 миллиард долларга төшкән иде.
XS
SM
MD
LG