Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коръәнне мыскыллаган Шаров эше мәхкәмәдә нигәдер сузыла


Шаров эше тагын да сузыла
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:28 0:00

Коръәнгә дуңгыз мае һәм тизәк куеп төшерелгән фотоны "ВКонтакте" социаль челтәренә урнаштырып динара һәм милләтара низаг чыгаруда гаепләнүче Михаил Шаров эшен тикшерү 4 июньдә дә дәвам итте.

Сишәмбедә булган утырышта прокурор, гаепләнүче Шаров эшен тикшерүдә катнашкан полиция хезмәткәре Миңнегалиевне өстәмә шаһит буларак мәхкәмәгә чакыруны тәкъдим итте. Шулай ук, психологик тикшерү уздырган белгечләрне мәхкәмәгә чакырып аларның фикерләрен тыңлауны да сорады. Прокурор болай итеп, белгечләргә турыдан үзенең сорау бирәсе килде күрәсең. Ул ягын аңлатып тормады.

Шуның белән чираттагы утырыш тәмамланды ахыры дигәндә генә прокурор быел элегрәк үткән икенче бер мәхкәмәдә Михаил Шаровка карата кабул ителгән һәм 29 апрельдә гамәлгә кергән административ җәзага бәйле карарын хөкемдарга тәкъдим итте. Хөкемдар бу карарны утырышта катнашучыларга укып чыкты. Әлеге карарда Шаровның фашистлар свастикасын кулланганлыгы белгертелә һәм нацилар пропагандасы өчен аның бер мең сумлык җәзага тартылуы әйтелә.

Прокурор бу карарның хәзерге мәхкәмә эшенә турыдан кагылышы булуын белгертеп хөкемдардан әлеге карарны хәзерге мәхкәмә эшенә өстәүне сорады. Михаил Шаровның адвокаты моңа каршы чыкса да хөкемдар прокурорның теләген канәгатьләндерде. Шулай итеп Шаровка карата булган гаепләүләргә хәзер инде конкрет мәхкәмә карары да өстәлде.

Киләсе мәхкәмә эше шулай итеп 6 июньгә күчерелде. Май башыннан бирле дәвам итүче Михаил Шаров эше бу пәнҗешәмбедә дә тәмамланыр кебек күренми. Мәхкәмә утырышларының иң беренчесеннән бирле катнашып килгән "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин, бу эш махсус озайтыла дип борчылуын белдерде.

Наил Нәбиуллин
Наил Нәбиуллин
"Миңа калса мәхкәмә эшенә кирәкмәгән элементлар кертелә. Белгечләр үз сүзләрен әйттеләр бит инде. Ләкин хәзер аларны утырышка чакырырга телиләр. Хөкем чыгаручылар, мәхкәмә эшенә йөрүче мөселманнарны туйдырып һәм киң җәмәгатьчелекнең игътибарын киметеп качып кына карар чыгарырга телиләр кебек. Чөнки бу эш зурга китсә, федераль үзәк монда урысларны манчыйлар дип тавыш чыгарырга мөмкин. Миңа калса шуңардан куркалар шикелле", дип Нәбиуллин үз фикерләрен җиткерде.

23 майда Шаровның мәхкәмә утырышында катнашкан журналист Искәндәр Сираҗи исә, прокурор эшне бик акыллы алып бара һәм мәхкәмә эше бик гадел бара дип бәяләгән иде.
XS
SM
MD
LG