Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачның ачуы яман


Чехиянең Крешице авылында су баскан бер урам
Чехиянең Крешице авылында су баскан бер урам
Татарстандагы күпчелек район басуларында җир кантарланып, тузаннар очып торган бер мәлдә, Европаның үзәк өлешендә бүген елгаларның ни кыланганын шаклар катып: “Бу табигать нишли микән соң ул? Хәерлегә булсын инде. Алардагы су басымын киметә төшеп, Аллаһы тәгалә беразын гына булса да безгә җибәрсәче дип”, – уйлаучылар шактый. Шөкер, кичә-бүген Татарстанда урыны-урыны белән ару гына яңгырлар явып узды. Ярый, сүз бездәге яңгырларның яву-яумавы турында түгел, ә, бер караганда, безгә бернинди катнашы булмаган кебек, ә чынлыкта терәлеп кенә торган, шундый ук кешеләр, милләттәшләребез дә яшәгән Европа илләре – Германия, Чехия, шундагы бүгенге авыр хәлләр турында бара.

Су басу, мал-мөлкәтең юкка чыгу – бик аянычлы, дошманыңа да теләмәгән афәт бит инде ул. Су, ут шикелле үк, бөтен нәрсәне дә юкка чыгара ала. Юкка чыгармаса да, кайтармаслык зыян сала. Русия хөкүмәте әлеге афәтнең беренче көннәрендә үк ярдәм кулы сузарга әзерлеген белдерде бугай. Анысы ярый. Европага барып ярдәм итә алмаса да, гади халык хет теләкләр теләп, интернет аша булса да, блогларда, комментарларда, социаль челтәрләрдә Европаны халкына күтәренке кәеф, матуррак теләкләр, рухи ярдәмнәр җиткереп торса торсын. Ну хет бер сүз дә әйтмичә, битараф булып калырга да буладыр – анысы да кабул ителә.

Ә юк – Русия халкы алай гына кыланып калмый, социаль челтәрләр аша ашыга-ашыга “сүз тизәге” ташкынын агызып калырга да зур сәбәп табып, бүген рәхәт чигә.

Русия форумында фикер алышу мисалы
Русия форумында фикер алышу мисалы
Ни кызганыч, урысча әйткәндә, “злорадствовать” итү элеккеге сәвит халкында чиктән ашкан инде ул, анысы хак. Ну бу кадәресе үк – “су басымын тагын да арттырып булмыймы, батырып үтерергә кирәк барысын да, аларны алла каргаган” ише сүзләрне шунда кереп, язып, башкалар хозурына кую өчен ни дәрәҗәдә кабәхәт җан булу кирәктер, белмим. Мин ул сүзләрне күреп шаккаттым. Шул кадәр оят.

Аннары әйтәләр – Русия халкын чит илләрдә яратмыйлар дип. Ничек яратсыннар инде, шул дәрәҗәдә кылынып, читтән өреп утырган шавка шикелле үртәшеп, әшәке нәрсәләр чәчеп утыргач. Батып баручының башына ком тулы капчык ташлау, яки кирпеч белән сугып тагын да тизрәк батсын өчен тырышу кебек кабул ителә. Кая ул ярдәмгә кулыңны сузу! Ярдәм сорап сузылган кулны таптый-таптый, ярдан тибә-тибә төртеп төшерү, батыру – пычрак сүзләр язучыларның кыланмышын шәхсән мин үзем шулай кабул иттем.

Каян килгән шундый усаллык? Усаллык ни өчен шул дәрәҗәдә массалы төсмер алган? Чыннан да, мондый комментарлар берән-сәрән генә түгел бит, рәттән. Әшәкелектә ярышалармени! Шаккатып утырганда, сәбәбен шундук аңлап алдым шикелле. Русия халкы Европа халкына ни пычагыма дип ачулы булсын инде? Ни катнашы бар Европа халкының Русия халкына? Катнашы бар икән шул – Европа халкы Русия халкыннан күп мәртәбәләр яхшырак яши: яхшырак киенә, яхшырак ашый, яхшырак хезмәтләрдән файдалана. Болар барысы да русияләрнең күз каршында бит инде! Ә бездә халык күпме генә тырмашса да, шул ук хәерчелек, мескенлек: халыкның зур күпчелеге аена 200-300 доллар хезмәт хакына көн күрә, шуның яртысыннан артыгын квартплатага каерып калалар. Бөтен җирдә чират, чинушаларның ачулы өрүләре. Шул ук вакытта кибет-базарларда бәяләр күпчелекнең теше үтмәслек. Халык кулын сузып, төрле пособие-субсидияләргә кәгазь җыеп иза чигә. Ә хөкүмәт артык тиенен чыгармаска теш-тырнагы белән ябышып утыра. Бер абсурд мисал – бала акчасы 1,5 яшькә кадәр генә түләнелә, ә балалар бакчасына 2 яшьтән генә кабул итәләр. Анысы да – чиратың килеп җитсә.

Безнең кешеләрнең күпчелеге, Европа халкы шикелле, илдән илгә, диңгездән диңгезгә сәяхәт итми, чөнки бөтен акчасы ашау-эчүгә кереп китеп бара. Артыгы юк. Кыскасы, халык изелгән, психологик тапталган, хәерче – шуңа күрә ачулы. Әйтерсең, Русия халкының хәерчелегендә Европа халкының гаебе бар. Шул кадәр оятка калып, бот чабып ыржаеп тормасалар да, мескенлек чырайга чыккан бит инде. Ник ул мескенлекне чираттагы мәртәбә дөньяга рисвай итеп, бүлтәйтеп күрсәтергә диген? Җүнле сүз әйтә алмасаң, тик кенә утыр, үзеңнең тирәлегеңне яхшыртырга тырыш ичмасам.

Европадагы афәт тә узар, берничә көн эчендә тәртипкә дә салып куярлар, компенсацияләрен дә түләрләр. Моның шулай булачагын усал сүзләр язып, диваналанып утыручылар да белә. Ә үзенең кесәсендә тиеннәре шалтырый, алимент, кредит түлисе бар. Сөяркәсен диңгез буена түгел, абзар артына да алып бара алмый. Гаиләлеләрне әйткән дә юк. Бала-чагасы бер яктан тарта, хатыны икенче яктан игәүли, 10-15 мең акча алу өчен ай буена этләнеп эшләргә, нәчәлникнең башка сугып торуын түзәргә кирәк. Монда ачуыңнан шартлавың да бар. Иң очсыз күңел ачу чарасы булып интернет аша этләшеп утыру гына кала. Әйе, Русия – Европа түгел. Барлык яктан, төрле мәгънәләрдән карап әйткәндә дә, Русия – Европа түгел.

Лилия Сөнгатуллина
журналист, Казан

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра.
XS
SM
MD
LG