Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Русия халык фронтын" Татарстанда белмиләр


Владимир Путин "Халык фронтын" җитәкләр дип фаразлана
Владимир Путин "Халык фронтын" җитәкләр дип фаразлана

11 июнь көнне Мәскәүдә "Бөтенрусия халык фронтының" ике көнлек корылтае ачылды.

Бүген Мәскәүдә "Бөтенрусия халык фронтының" корылтае ачылды. Аның беренче көнендә 1.5 меңләп катнашучы низамнамә һәм программалар турында фикер алыша. Икенче көнендә корылтайның документлары имзалана һәм фронтның җитәкчеләре сайлана. Корылтайның икенче көнендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша. Фронт җитәкчесе итеп Русия президенты Владимир Путин сайланыр, дип фаразлана.

"Халык фронтын" булдыру – Путин нияте иде. Рәсмиләр мондый фронтның иҗтимагый оешмалар, сәяси фиркаләр, ватандашларны берләштерү өчен оештырылуын белдерде. 2011 елда төзелгән фронтка бер-бер артлы Русиянең эре берләшмәләре керде. "Русия тимер юллары", "Русия почтасы" артыннан ук 2011 елның июленә фронтка "КАМАЗ" ширкәтенең керүе дә билгеле булды. Кайбер мәгълүмат чаралары аның әлегә кадәр Юстиция министрлыгында теркәлмәгән булуы турында язып чыкты.

Татарстаннан фронтка 20 иҗтимагый оешма, 49 хезмәт коллективы, 273 кеше кергәне билгеле.

“Халык фронты” турында белгечләр фикерләре:

Казан федераль университеты социология кафедрасы доценты Искәндәр Ясәвиев:

Искәндәр Ясәвиев
Искәндәр Ясәвиев
"Хакимият үзен яклар өчен тагын бер тамаша кылып халыкның төрле катламнарының үзен яклавын күрсәтергә тырыша. Хакимиятнең бу адымы хәтта тәнкыйтькә дә лаек түгел. Татарстанда бу "Халык фронтын" беркем дә белми, ишеткәнебез юк. Фронт берни үзгәртә алмас. Ватандашларга үз тормышларын хәл итәргә үзләренә бирү генә вазгыятьне үзгәртә ала. Русиядә, шул санда Татарстанда да ватандашлар активлыгы сизелә – экологияне яклаучылармы, гади ватандашлармы, инвалидларны яклау хәрәкәтеме – алар барысы да нәрсәдер эшли. Хакимият аларга комачауламасын иде, аның иң зур ярдәме шул булачак. Әлегә басым, төрле киртәләр салу гына бар. Хакимият үзе елларча ватандашлар җәмгыятен үстерергә, дип сөйли, үзе шундый кануннар кабул итә (“чит ил агентлары” кануны).

Рәшид Заһидуллин
Рәшид Заһидуллин
Тинчурин театрының баш режиссеры, "Бердәм Русия" сәяси шурасы әгъзасы (кайбер мәгълүмат чараларында "Халык фронтын" оештыру эшендә катнашкан дип язылган) Рәшид Заһидуллин:

"Мин Мәскәүгә бармадым, чакыручы да булмады, теләгем дә юк иде. Минем өчен иң мөһиме - театр, менә хәзер дә мин репетициядә. Минем турыда теләсә нәрсә язалар, арыдым мин бу эштән, минем өчен театр гына мөһим".

Рафаил Хәкимов
Рафаил Хәкимов
Татарстан фәннәр академиясенең Мәрҗәни исемендәге тарих институты җитәкчесе Рафаил Хәкимов ("БИЗНЕС Online"):

"Татарстанда бу фронтны күргәнем дә, ишеткәнем дә юк. Безнең үзебезнең сәяси мәнфәгатьләребез бар, бу мәнфәгатьләр һәрвакыт партияләрдән өстен булды. Татарстан Дәүләт шурасына карагыз – төрле партияләргә кергән депутатлар да республиканы якларга кирәк чакта бердәм тавыш бирә".
XS
SM
MD
LG