Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзе йөри торган машина тиздән килеп җитәчәк


Googleның үзе йөри торган машинасы сынау уза
Googleның үзе йөри торган машинасы сынау уза

Машина ясау ширкәтләре үзе йөри торган машина ясау технологияләрен үзләштерүне арттыра бара. Әмма андый машиналар сатыла башлаганчы әле кайбер киртәләрне узу зарур.

Күз алдына китерегез: Барасы җирегезнең адресын телефоныгыздагы махсус програм аша язып җибәргәннән соң аз гына вакыт узуга урамда сезнең янга машина килеп туктый. Сез утырганнан соң машина кузгалып китә һәм башка машиналар агымына кушыла. Нәкъ таксида барган кебек. Әмма машинаны беркем дә йөртми, ул үзе йөри.

Күпләр өчен бу ышанып булмаслык хыял кебек күренсә дә, машина ясау сәнәгатендә технологияләрнең камилләшә бару тизлегенә карасаң, андый көннәрнең инде бик еракта булмавы аңлашыла.

Үзләре йөри торган машиналар барлыкка килү юл хәрәкәтенә дә бик зур үзгәрешләр алып килер, азрак вакыт һәм ягулык сарыф ителер, юл казалары бик нык кимер, шәһәрләрнең архитектурасы үзгәрер, өлкән яшьтәгеләрнең, инвалидларның яки башка берәр сәбәп белән рульгә утырырга ярамаганнарның хәрәкәт итү мөмкинлекләре артыр дип көтелә.

Машиналарның үзләре йөри башлавы юлларда тыгыннарны да киметергә тиеш. Чөнки хәзер күп кенә тыгыннар күпсанлы машина йөртүчеләрнең тизлек, имин ара калдыру, бер-беренә ничек юл бирү яки ничек борылу турында карарларының бер-беренә бик туры килмәве белән бәйле.

Инде хәзер үк машина йөртүчегә ярдәм итү системнары артканнан арта бара. Руль идарәсе компьютерлаштырыла, алда баручы машинаның хәрәкәтенә карап машина тизлекне үзе арттыра яки киметә һәм туктый ала, машина үзе сыярлык парк урыны табып шунда кереп туктый ала. Инде күпләргә таныш навигация системы да машиналарга урнаштырыла.

Машина тулысынча автоном булсын өчен бу системнарның барысын бер компьютер програмы белән берләштерергә һәм камералар, радарлар, лидарларны (радар кебек эшләүче лазер) үз эченә алучы сенсорлар системын өстәргә кирәк.

Бу җиһазлар машинаның компьютерына тирә-яктагы вазгыять турында даими мәгълүмат биреп бара. Машина якындагы бөтен әйберләрне, юл читен, юл сызыкларын, юл тамгаларын, семафорларны, җәяүлеләрне күрә алачак.

Имин булу өчен машина, шулай ук, башка машиналар белән үзара килешеп хәрәкәт итә белергә дә тиеш.

АКШның Мичиган штатындагы Анн Арбор шәһәрендә урнашкан автомобиль тикшеренүләре үзәгенең транспорт системнарын анализлау бүлеген җитәкләүче Ричард Уоллас мондый килештерү, мисал өчен, юл киселешләрендә казалар булмасын өчен кирәк, ди.

“Әгәр дә сез йортлар тыгыз урнашкан шәһәрдә булсагыз, радар һәм оптик җиһазлар андагы почмакларда тиешенчә эшләми. Алда торган 90 градуслы борылышларда юлны йорт почмаклары каплый. Әгәр дә машиналарга махсус радиоҗиһазлар ярдәм итмәсә, алар үзара бәрелешергә мөмкин”, ди Уоллас.

Хәзергә үзе йөри торган машиналарның кайбер үрнәкләре тәкъдим ителеп күрсәтелсә дә, белгечләр әйтүенчә, алар әле тагын ун елсыз сатуга чыкмаячак.

Үзе йөри торган машина әзерләү белән Google интернет ширкәте дә шөгыльләнә.



Google белдерүенчә, ул әзерләгән үзе йөри торган машиналар инде автоном рәвештә 700 мең чакрым араны узган һәм әлегә бернинди казага да очрамаган.

Узган атнада Mercedes-Benz үзенең 100 мең долларлык S класслы яңа машинасында “виртуаль шофер” технологиясен күрсәтте. Алман ширкәте белдерүенчә, бу машина шәһәрдә үзе йөри ала һәм тиз йөрешле юлда, яхшы көндә автоном рәвештә сәгатенә 200 чакрым тизлектә чаба ала.



Британиянең Оксфорд университеты исә iPad аша идарә ителеп үзе йөри торган машина әзерли.

Күзәтүчеләр әйтүенчә, үзләре йөри торган машиналар киңрәк таралу белән машиналарны иминиятләштерү тармагында да зур үзгәрешләр булачак, юллар, шәһәрләр һәм машиналар дизайны, машиналарга карата мөнәсәбәт тә нык үзгәрәчәк.

АКШның Колорадо штатындагы ДаВинчи институты мөдире, киләчәкне күзаллаучы Томас Фрей машиналарның шоферсыз гына йөри башлавы беренче машиналар барлыкка килү кебек үк зур инкыйлаб булачак, чөнки ул машина ясау сәнәгатенә һәрьяклап үзгәрешләр китерәчәк, ди.

Аның әйтүенчә, хәзер машина ясау ширкәтләре күбрәк машина сатарга тырышса, киләчәктә акчаны машина сатып түгел, ә үткән юл өчен түләүләр аша җыячак.

“Сезгә машина сатып алу кирәк булмаячак. Ул такси хезмәте кебек булачак, әмма машина йөртүчегә түлисе булмаячак. Хәзер безнең күпчелек машиналар юл кырыенда, парк урыннарында һәм гаражларда тора. Вакытның бәлки 97 процентын алар шунда уздырадыр. Без ул машиналарны кирәк булган очракта куллану өчен сатып алабыз. Бу – “кирәк булса фикерләве”. Әгәр кирәк вакытта смартфонны кулга алу белән машина әзер була икән, без инде “нәкъ кирәк чакта фикерләве”нә күчәчәкбез. Кирәк булу белән машина сезнең карамакта булачак”, ди Фрей.

Әмма белгечләр әйтүенчә, гадәти машина йөртүчеләргә яңа технологияләрне исәпкә алучы яңа юл кагыйдәләрен өйрәнергә дә туры киләчәк, иминиятләштерү, машина йөртүченең җаваплылыгы мәсьәләсен дә яңача билгеләргә кирәк булачак.

АКШның өч штаты инде үзе йөри торган машиналарга юлларда йөрүне рөхсәт итүче кануннар чыгарды. Әмма илнең транспорт министрлыгы әлегә технология тиешле иминлек мөмкинлекләрен күрсәтмәде, дип үзе йөри торган машиналарга юлларда бары тик сынау максатлары белән генә чикләнергә киңәш итә.

Министрлык мондый машиналарда йөрүчеләрнең махсус рөхсәте булырга тиеш һәм ул машиналарның кирәк чакта тиз генә кеше идарә торган режимга күчерә торган төймәләре булырга тиеш, ди.
XS
SM
MD
LG