Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда Сабантуй ун мең кеше җыйды

Сабантуйның матур бизәге – татарча көрәш
Сабантуйның матур бизәге – татарча көрәш

30 июньдә милли бәйрәмебез - Сабантуй быел да республикакүләм Ижау шәһәренең Киров исемендәге паркында үтте.

Татарлар күмәк яшәгән төбәкләрдә халкыбызның иң матур бәйрәмнәренең берсе – Сабантуйлары гөрләп узды. Иртәдән кичкә кадәр татар көйләре бөтен тирә- якка яңгырап торды. Сабантуйга килгән кунакларны “Асылъяр” ансамбле әгъзалары милли ризыгыбыз чәк-чәк белән җырлап каршы алды. Ансамбльнең җитәкчесе Лариса Гайнетдинова: “Бәйрәм хисе булсын дип тырышабыз. Матур җырлар өйрәндек. Килгән халыкны түгәрәккә чакырып, биетәбез. Спонсорлар районнардан килгән делегацияләрне каршы алырга чәк-чәк пешереп китерде”, дип уртаклашты.

Дәрәҗәле кунакларны да “Асылъяр” ансамбле каршы алды. Республика хакимияте вәкилләрен сәламләп, удмурт авторы Петр Кубашевның “Эх, сез, матур кызлар!” җырын өч – татар, удмурт, рус телендә башкарды.

Кунакларны чәк-чәк белән каршы алдылар
Кунакларны чәк-чәк белән каршы алдылар


Стадион тулы халык. Сабантуен шушы мәйданда уздырылуына милләттәшләребез дә, башка халыклар да күнекте. Дөрес, берничә тапкыр милли бәйрәмебезне шәһәр читендәге Чекирил спорт комплексы аланында уздырылуын да искә алдылар кайберәүләр.

Удмуртия татар иҗтимагый үзәгенең мактаулы президенты Мәсгут ага Гаратуев 1991 елның нәкъ 30 июнендә Удмуртия башкаласы Ижау тарихында беренче тапкыр – нәкъ шушы Киров паркында Сабантуй уздырылганын искә төшерде.

Ижау Сабантуена килгән халык
Ижау Сабантуена килгән халык
“Халык күп килгән иде. Ат чабышын уздырып булмады. Югыйсә, хәзерге кебек биредә стадион юк иде, ачык кыр иде. Авыл хуҗалыгы академиясе студентлары атлар белән килеп, төрле күнегүләр күрсәтте”, диде Мәсгут ага Гаратуев. Өстәп шуны да әйтергә кирәк, ул вакытта Сабантуен татар иҗтимагый үзәге халыктан җыелган бүләкләргә оештыра. Хәзер милли бәйрәмне уздыруга республика хакимияте дә финанс ярдәм итә.

Капчык киеп йөгерү
Капчык киеп йөгерү


Сәгать унбердә Сабантуен тантаналы рәвештә җирле бию ансамбльләре башлады. Республикада яшәүче милләтләрнең биюләре, җырлары белән үрелгән күренеш халык күңелендә җылы хисләр калдырды.

Җыелган халыкны сәхнәдән республика хакимияте вәкилләре бәйрәм белән котлады. Шулай ук дүртенче ел рәттән Сабантуен оештырырга һәм матур итеп уздырырга ярдәм итүче Татарстанның Саба районы делегациясе җитәкчесе район башлыгы Рәис Миңнеханов та котлау сүзләрен җиткерде.

Саба башлыгы Рәис Миңнеханов чыгыш ясый
Саба башлыгы Рәис Миңнеханов чыгыш ясый


Удмуртия хакимияте вәкилләренә Рәис әфәнде түбәтәйләр бүләк итте. “Без хәзер барыбызда бер-беребезгә ошаган дип”, көлдереп тә алды. Саба районы башлыгы Удмуртиядә милли хәрәкәт башында торган татар иҗтимагый үзәгенең беренче президенты Мәсгут Гаратуевка да җылы сүзләр әйтте, бүләк тапшырды.
Гадәттәгечә, Сабантуйга җыелган халык күңел ачты, көч сынашты.

Капчык белән кызлар да бәргәләште
Капчык белән кызлар да бәргәләште


Беренчеләрдән булып капчык сугышы башланды, аларны халык рәхәтләнеп күзәтте. Инде беренче җиңүчеләр дә булды. Ильяс Окишев. Ел саен милли уеннарда катнашып, бүләксез китми икән.

Тимур Әхмәтов капчык киеп йөгерүдә иң җитезләрдән булды. Башка ярышларда да халык күпләп катнашты.

Ир-атлар көянтә белән су ташый
Ир-атлар көянтә белән су ташый


Сабантуй - дуслар, танышлар белән очрашу урыны да. Ижаулылар Эльвира һәм Илгиз Хөсәеновлар төнлә генә Пермь өлкәсендә узган авыл федераль Сабантуеннан махсус Ижау Сабантуен күрергә дип ашыгып кайтканнар. Илгиз уеннарда катнашырга, баганага менәргә нияте булуын әйтте. Әмма тормыш иптәше башка ярышларда катнашырга өнди икән.

Тагын икенче бер яшь гаилә - әле бер айлык кына сабыйлары белән берничә сәгатькә генә булса да бәйрәмгә килгән. Кечкенә Тимур шулай итеп беренче Сабантуенда катнашты дип әйтергә мөмкин.

Танылган җырчы, республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Таңсылу Бәйрәмгулова тормыш иптәше, оныклары белән бергә чыккан бәйрәмгә. Кызларына берничә атна элек Башкортстанда үткән Сабантуйларын да күрсәтеп кайткан. Җиде яшьлек кызларга милли ярышлар бик ошаган. Әмма үзләре әлегә күзәтеп йөрүчеләр генә.

Сабантуй батыры Илшат Гайнетдиновны дуслары котлый
Сабантуй батыры Илшат Гайнетдиновны дуслары котлый


Мәйданда балалар, дөрестән дә күп иде. Алар бау тартуда, чүлмәк ватуда, капчык киеп йөгерүдә катнашу өчен чират торды.

Һәр Сабантуйның матур бизәге – ул татарча көрәш. Көрәшне кечкенәләр башлады. Аларны тамашачы читтән күзәтсә, егетләр һәм ир-атлар бил алыша башлагач, халык көрәш мәйданын уратып алды. Быел көрәштә Удмуртиянең үзенең данлыклы спортчылары һәм Татарстаннан килгән бик көчле батырлар катнашты. Аеруча Сабантуй батыры өчен Удмуртия көрәшчесе Таһир Хуҗагалиев һәм Сарманнан Русия чемпионы Илшат Гайнетдинов арасында көрәш озакка сузылды. Әмма тамашачы өчен бу искиткеч матур күренеш булды. Дөрес, монда ике якның да җанатарлары башта хакимнән канәгатьсезлек белдереп шаулашып та алдылар.

"Афәрин" бию төркеме
"Афәрин" бию төркеме


Татарстаннан килгән көрәшчеләр Удмуртия хөкемдарларына үпкә сүзләрен белдерде. Алар милли көрәшне аңлап бетерми, шуңа балл бирүдә сак, әллә инде үзләренең көрәшчесенә яклау күрсәтә дигән фикерләр ишетергә туры килде. Әмма техник яктан Илшат Гайнетдинов әзерлерәк булды. Ул үзеннән күпкә авыр булган Таһир Хуҗагалиевны сыртына салды. Илшат авыр булуына карамастан көрәштән канәгать. Көрәшчеләр Казанда узачак Универсиада програмына билбау көрәше кертелүен хуплап, татарча көрәшне пропагандалауда бик зур роль уйнавын билгеләделәр.

Гер күтәрү ярышы
Гер күтәрү ярышы


Быелгы Сабантуен оештыру җиңел булмаган, бу хакта милли сәясәт министрлыгы белгече Айрат Гайнетдинов җиткерде. Шул ук вакытта ул киләчәктә бүләкләр хәстәрләүдә башка алымнар кулланырга кирәклеген билгеләп үтте. Мисал өчен, бүләкләр алмаска, конвертта акча бирергә мөмкин, диде.

Матур кояшлы көн, искиткеч матур концерт програмы, балалар мәйданчыгында активлык, туганнар белән күрешү, дуслар белән аралашу – болар барысы ел буена тамашачы күңелләрдә сакланачак.

Ижау Сабантуе

Асылъяр ансамбле кунакларны көтә
1/25 Асылъяр ансамбле кунакларны көтә
30 июньдә Ижау шәһәренең Киров исемендәге паркында үткән республикакүләм Сабантуенда ун меңләп кеше катнашты.
Кунакларны җирле халыкларның милли ризыклары: ипи, чәк-чәк, перепечи белән каршы алдылар
2/25 Кунакларны җирле халыкларның милли ризыклары: ипи, чәк-чәк, перепечи белән каршы алдылар
30 июньдә Ижау шәһәренең Киров исемендәге паркында үткән республикакүләм Сабантуенда ун меңләп кеше катнашты.
Кунакларны чәк-чәк белән каршы алдылар
3/25 Кунакларны чәк-чәк белән каршы алдылар
30 июньдә Ижау шәһәренең Киров исемендәге паркында үткән республикакүләм Сабантуенда ун меңләп кеше катнашты.
Кунакларны каршы алу: Татарстанның Саба район башлыгы Рәис Миңнеханов (уңнан икенче) һәм Удмуртия хакимияте вәклләре
4/25 Кунакларны каршы алу: Татарстанның Саба район башлыгы Рәис Миңнеханов (уңнан икенче) һәм Удмуртия хакимияте вәклләре
30 июньдә Ижау шәһәренең Киров исемендәге паркында үткән республикакүләм Сабантуенда ун меңләп кеше катнашты.
Тамашачылар
5/25 Тамашачылар
30 июньдә Ижау шәһәренең Киров исемендәге паркында үткән республикакүләм Сабантуенда ун меңләп кеше катнашты.
Тамашачылар чәк-чәк белән сыйлана
6/25 Тамашачылар чәк-чәк белән сыйлана
30 июньдә Ижау шәһәренең Киров исемендәге паркында үткән республикакүләм Сабантуенда ун меңләп кеше катнашты.
Татарстанның Саба район башлыгы Рәис Миңнеханов чыгыш ясый
7/25 Татарстанның Саба район башлыгы Рәис Миңнеханов чыгыш ясый
30 июньдә Ижау шәһәренең Киров исемендәге паркында үткән республикакүләм Сабантуенда ун меңләп кеше катнашты.
Концерт
8/25 Концерт
30 июньдә Ижау шәһәренең Киров исемендәге паркында үткән республикакүләм Сабантуенда ун меңләп кеше катнашты.
Батырга дигән бәрән быел бәйгә түгел, читлеккә куелды
9/25 Батырга дигән бәрән быел бәйгә түгел, читлеккә куелды
30 июньдә Ижау шәһәренең Киров исемендәге паркында үткән республикакүләм Сабантуенда ун меңләп кеше катнашты.
Гер күтәрү ярышы
10/25 Гер күтәрү ярышы
30 июньдә Ижау шәһәренең Киров исемендәге паркында үткән республикакүләм Сабантуенда ун меңләп кеше катнашты.
Су ташу ярышында ирләр дә катнашты
11/25 Су ташу ярышында ирләр дә катнашты
30 июньдә Ижау шәһәренең Киров исемендәге паркында үткән республикакүләм Сабантуенда ун меңләп кеше катнашты.
Капчык сугышы
12/25 Капчык сугышы
30 июньдә Ижау шәһәренең Киров исемендәге паркында үткән республикакүләм Сабантуенда ун меңләп кеше катнашты.
Капчык сугышы
13/25 Капчык сугышы
30 июньдә Ижау шәһәренең Киров исемендәге паркында үткән республикакүләм Сабантуенда ун меңләп кеше катнашты.
Капчык киеп сикерү
14/25 Капчык киеп сикерү
30 июньдә Ижау шәһәренең Киров исемендәге паркында үткән республикакүләм Сабантуенда ун меңләп кеше катнашты.
Су ташу ярышы
15/25 Су ташу ярышы
30 июньдә Ижау шәһәренең Киров исемендәге паркында үткән республикакүләм Сабантуенда ун меңләп кеше катнашты.
Кул көрәше
16/25 Кул көрәше
30 июньдә Ижау шәһәренең Киров исемендәге паркында үткән республикакүләм Сабантуенда ун меңләп кеше катнашты.
Көрәш
17/25 Көрәш
30 июньдә Ижау шәһәренең Киров исемендәге паркында үткән республикакүләм Сабантуенда ун меңләп кеше катнашты.
Аркан тарту
18/25 Аркан тарту
30 июньдә Ижау шәһәренең Киров исемендәге паркында үткән республикакүләм Сабантуенда ун меңләп кеше катнашты.
Малайлар бил алыша
19/25 Малайлар бил алыша
30 июньдә Ижау шәһәренең Киров исемендәге паркында үткән республикакүләм Сабантуенда ун меңләп кеше катнашты.
Сабантуй батыры Илшат Гайнетдиновны дуслары котлый
20/25 Сабантуй батыры Илшат Гайнетдиновны дуслары котлый
30 июньдә Ижау шәһәренең Киров исемендәге паркында үткән республикакүләм Сабантуенда ун меңләп кеше катнашты.
Чулмәк вату
21/25 Чулмәк вату
30 июньдә Ижау шәһәренең Киров исемендәге паркында үткән республикакүләм Сабантуенда ун меңләп кеше катнашты.
Чулмәк ватучыга бүләк - таба
22/25 Чулмәк ватучыга бүләк - таба
30 июньдә Ижау шәһәренең Киров исемендәге паркында үткән республикакүләм Сабантуенда ун меңләп кеше катнашты.
Сәүдә урыны
23/25 Сәүдә урыны
30 июньдә Ижау шәһәренең Киров исемендәге паркында үткән республикакүләм Сабантуенда ун меңләп кеше катнашты.
Сәүдә урыны
24/25 Сәүдә урыны
30 июньдә Ижау шәһәренең Киров исемендәге паркында үткән республикакүләм Сабантуенда ун меңләп кеше катнашты.
<div style="text-align: left;">
	<span><span style="font-size: 12px;">&quot;Афәрин&quot; бию төркеме</span></span></div>
25/25
"Афәрин" бию төркеме
30 июньдә Ижау шәһәренең Киров исемендәге паркында үткән республикакүләм Сабантуенда ун меңләп кеше катнашты.
Previous slide
Next slide
XS
SM
MD
LG