Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Сноуден белән булган хәлгә аңлатма бирде


Русия президенты Владимир Путин Эдвард Сноуден белән булган хәлгә аңлатма биреп, “махсус хезмәтләрнең тарткалашуы белән чагыштырганда” Мәскәү өчен илара мөнәсәбәтләр мөһимрәк булуын әйтте.

«Без Сноуденга Русия-АКШ мөнәсәбәтләренә зыян сала торган гамәле һич мөмкин түгеллеген әйттек», диде Путин журналистларга.

Июнь аеннан бирле Мәскәүнең Шереметьево транзит зонасында калучы Сноуден Русиядән вакытлыча сәяси сыену сорады.
XS
SM
MD
LG