Accessibility links

Вәлиулла Ягъкуб турында китап тәкъдим ителде


Вәлиулла Ягъкуб турында китап тәкъдим ителде
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:19 0:00

19 июльдә Казанның "Иман" мәркәзендә ифтар алдыннан "Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб турында истәлекләр (1963-2012)" исемле китап тәкъдим ителде. Күренекле дин әһеле бер ел элек өеннән чыгып барганда атып үтерелгән иде.

Бер мең тираж белән басылган бу китап Вәлиулла хәзрәт Ягъкубны таныган кешеләрнең мәрхүмгә кагылышлы хәтирәләреннән җыеп әзерләнгән. 157 битле китап ай ярым эчендә унлап кешенең хезмәте нәтиҗәсендә дөнья күргән.

Җыентыкны басмага әзерләүчеләрдән мөфтиятнең нәшрият бүлеге җитәкчесе Рәстәм хәзрәт Вәлиуллин: "Китапны нәшер итер алдыннан Вәлиулла хәзрәт турында хәтирәләре белән уртаклашуларын сорап кемгә генә мөрәҗәгать итмик, бер генә кеше дә гозеребезне кире какмады. Бу хәл үзе үк аның халык алдында нинди ихтирамга ия булганын күрсәтеп тора", дип белдерде.

"Вәлиулла Ягъкуб күпкырлы кеше иде, күп кеше белән элемтәдә торды һәм китапка истәлекләрен язган кешеләр аның барлык сыйфатларын да чагылдырырга тырышты. Язучылар барысы да Вәлиулла хәзрәтнең ихлас кеше булуын ассызыклап әйтте. Аның ачык күңелле кеше булуын, ярдәмчел һәм өммәтен кайгыртучан кеше булуын белдерделәр", диде ул.

Чарада шулай ук Татарстан мөфтие, РИУ ректоры, президент аппараты вәкиле, аның шәкертләре һәм башкалар да чыгыш ясады. Һәм мәрхүмнең ислам дине, татар милләте өчен башкарган эшчәнлеген барлап, хәтирәләрен яңартты.

Бер ел элек өеннән чыгып барганда атып үтерелгән дин әһеле Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб турында язылган китапны тәкъдим итү чарасы ифтар ашы белән тәмамланды.

20 июльдә исә Казанның яңа мөселман зиратында мәрхүмнең каберенә таш куелды, аңа атап дога кылынды.
XS
SM
MD
LG