Accessibility links

Кайнар хәбәр

Испаниядәге тимер юл казасында һәлак булганнар саны 80гә җитте


Чәршәмбе кичендә Испаниянең төньягында Сантьяго-де-Компостела вокзалына якынлашып килгән поезд казасында кимендә 80 кеше һәлак булды, 140лап кеше яраланды. 20дән артык кешенең хәле авыр дип белдерелә.

Каза вакытында барлык вагоннар да әйләнеп капланган, берсенә ут капкан. Бу ил тарихында соңгы 40 ел эчендә поездлар белән бәйле иң зур каза дип белдерелә.

Поезд Мадридтан Феррольгә барган булган.

Каза сәбәпләре тикшерелә. El Pais газеты поезд борылышта тизлеген нык арттырганга әйләнеп капланган дип язып чыкты. Хакимият вәкилләре "кара тартма" тикшерелгәннән соң гына нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирәчәк дип белдерә.
XS
SM
MD
LG