Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уртак мирасмы, әллә таланган мирасмы?


Шушы көннәрдә Азатлыкта бер төркем татар язучыларының “Әмирхан Еники эзләре буенча” дигән сәфәрдә булып кайтуы, хәтта бөек әдибнең туган авылы Яңа Каргалыда да ул эзләрнең табылмавы турында мәкалә дөнья күрде.

Шул язмада Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримовның "Татар һәм башкорт – ике тугандаш халык. Безнең әдәбиятлар да, җыр-моңнар да уртак. Әмирхан Еники да уртак мирас," дип чыгыш ясавы әйтелә.

Һаман да булса, үзләрен татардан инде әллә кайчан аерып куйган, хәтта күрә алмаган башкорт түрәләренең (һәм кайбер язучыларының) татар мирасына ничек караганнарын үз күзе белән күргәннән соң да шулай сөйләнү – мескенлек кенә дә түгел, мәгънәсезлек, минемчә. Нинди "туганлык"? Нәрсәдә күренә ул туганлык? Татарны санга сукмауда, татар ханлыкларының бүген Башкортстан дип аталган төбәгендә татарның эзләрен җуярга маташудамы?

Башкортстандагы хәлләргә объектив бәһа бирергә, боларны туктату өчен татар дөньясының әхлакый мәхкамәсен оештыру кирәк бит инде. Синең битеңә төкерә торалар, тамырыңа балта чабалар, ә һаман аерым татар зыялылары һәм дәүләт эшлеклеләре тоталар да "туганлык", "кардәшлек" турында сөйли башлыйлар. Оят, милләт ояты.

Аннан соң – әдәбиятларның, җыр-моңнарның нинди уртаклыгы турында сөйләргә була? Әгәр башкорт идеологлары татарның язучыларын, җырчыларын, шагыйрьләрен, хәтта, Кол Галине "башкорт", дип игълан итәләр, уйдырма шәҗәрәләр ясыйлар икән, аларның иҗаты "уртак мирас"ка әйләнәме? Бәлки моны "урлашу" дию дөресрәк булыр? Әгәр Башкортстандагы сәләтле татарлар, чарасызлыктан башкортча язарга-җырларга мәҗбүрләр икән – аларның иҗаты да "уртак" иҗатмы? Хет олыгайгач, теге дөнья капкасына якынайгач ихлас сөйли башларга кирәктер бит инде? Мескенлек, дәрәҗәле мескенлек.


"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра.
XS
SM
MD
LG