Accessibility links

Кайнар хәбәр

КПРФ депутаталары БДИны ирекле бирү канун өлгесен думага тәкъдим итте


КПРФ фракциясе депутатлары Русия думасына Бердәм дәүләт имтиханнарын ирекле бирү турындагы каун өлегесен тәкъдим иткән. Бу хатка "Российская газета" яза.

Әлеге канун өлгесен әзерләүчеләр әйтүенчә, дәүләт имтиханнарын бирү укучылар өчен көчле стресс булып тора һәм мәктәп бетергәннәрнең барсы да югары белем алырга теләми. Бу документны әзерләүчеләр мәктәп бетергәндә белемнәрне тест рәвешендә сынау гомум урта белем сыйфатына тискәре йогынты ясый, дип белдерә.

Бу документка аңлатма язуында, әгәр укучының БДИны бирергә теләге булмаса, чыгарылыш имтиханы тапшыра алуы турында әйтелә. Аннан да кала рус әдәбиятыннан, тарих һәм җәмгыять белеменнән имтиханнарны укучы теләге белән телдән йә булмаса язмача үткәрү тәкъдим ителә.
XS
SM
MD
LG