Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарстан икътисады бәйсез дәүләт булу өчен өлгерде"


Татарстанның нефтехимия сәнәгате ширкәтләренең берсе
Татарстанның нефтехимия сәнәгате ширкәтләренең берсе

"Звезда Поволжья" нәшире Рәшит Әхмәтов фикеренчә, Татарстан Мәскәү белән икътисади көндәшлектә җиңеп чыгачак һәм бәйсезлеккә ирешәчәк. Урамнарга чыгып бәйсезлек таләп итүне үткән чор шаукымы дип бәяли ул.

Татарстанда бүген узган гасырның 90-нчы елларындагы кебек 30 августка – Республиканың бәйсезлек көненә, Суверенитет көненә шау-шулы әзерлек чаралары барганлыгы әллә ни сизелми. Шулай да Татарстан хөкүмәтенең эш планында бу көнне республикакүләм “Уйнагыз гармуннар” чарасы узачагы, Камал театры янында үтәчәк бәйрәмдә Рөстәм Миңнехановның 2013 елгы Тукай бүләге ияләренә түштамга беркетәчәге һәм аннан соң аның Республика көне һәм шәһәр көне уңаеннан Татарстан президенты бүләгенә үтәчәк ат чабышы ярышларында катнашачагы әйтелә. Район һәм шәһәрләрдә дә Республика көне уңаеннан тантаналар узачагы белдерелә.

Күпләр элекке елларда бу көнне Татарстан башкаласының зур бер бәйрәм рухына төренгәнен, Болак буйларының, Бауман урамнарының сәүдә рәтләре белән тулганын, чат саен куелган сәхнәләрдә кичкә кадәр сәнгать осталарының ясаган чыгышларын хәтерли торгандыр. Ул вакытларда сәхнә түрләреннән дә бәйсезлек, суверенитет сүзләре кыюрак яңгырады, бу бәйрәмнең шатлыгы да зуррак иде. Хәзер бу шаукымнар, омтылышлар тарихта гына калган кебек. Республика көне дигән төшенчә Татарстан башкаласында Шәһәр көне бәйрәме эченә кереп китте һәм бу ике чара тәңгәлләште дияргә була.

"Звезда Поволжья" газеты нәшире Рәшит Әхмәтов фикеренчә, күпчелек татарстаннарның бәйсезлеккә омтылышы сүнмәгән, бу омтылыш әле дә күңелдә һәм яңа дулкын килә. Замана һәм вазгыять төптән үзгәргәнгә Татарстан бәйсезлеккә омтылуның башка юлында, дигән фикер белдерә Әхмәтов.

“Соңгы берничә ел дәвамында Республика бәйрәме идеологиясе конформизм (үз позицияңне күрсәтмәү, яраклашырга тырышу) рәвешендә булды, аннан шәһәр бәйрәменә әйләнеп калды. Хәзер исә суверенлык билгеләре һәм омтылышлары яңача яссылыкка чыкты. Чигенеш, мөгаен, туктады.

Чын суверенитет 20 ел эчендә кайтачак
Минемчә, беренче саллы адым салым кырында булачак. Татарстан ел саен Русия Федерациясенә 600 миллиард сум күчергәнгә, ким дигәндә аның өчтән ике өлешен республикада калдырырга тырышачаклар. Хәзер республиканың тулай җитештерү күләме ике триллион сум дип игълан ителде. Бу 65-70 миллиард доллар дигән сүз. Бу – аягында нык басып торган ил күрсәткече.

Бугенге сәясәттә игътибар беренче чиратта икътисадка бирелә. Татарстан икътисады бәйсез дәүләт булу өчен өлгерде. Бүген сәясәттә икътисади теләкләр өскә чыкканга, республика бүтән мондый зур акчаларны күчерергә теләми башлый, чөнки Мәскәүгә киткән бөтенесе урлана һәм нәтиҗә дә күренми. Шушы яктан караганда, мин гасырлар буе татар халкы хыялланган чын суверенитет якындагы 20 ел эчендә әйләнеп кайтачак дип уйлыйм", ди Әхмәтов.

Аның фикеренчә, бүген республика җитәкчелегенең бәйсезлек турында купшы сүзләр сөйләвеннән һәм милләтпәрвәрләрнең шигарләр белән генә азатлыкка өндәвеннән әллә ни зур файда булмаячак. Заманасы башка һәм киләчәккә омтылу ысуллары да яңа рәвеш ала.

"Миңнеханов - прагматик һәм беренче чиратта сәясәтче. Белүемчә, ул әле күптән түгел генә Татарстан финанс министрлыгыннан республиканың Мәскәүгә күпме акча күчергәнлеген сораган. Министр Радик Гайзатуллин аңа бу саннарны күрсәткән. Прагматик буларак, ул шундый гигант сумнарны күчерү хәтта колониаль генә түгел, хәтта феодаль гына да түгел, ә крепостной, ярым колбиләүчелек строендагы бәйлелек икәнен аңлый.

Ун елда Татарстандагы һәр гаилә алты миллион сум югалткан
Миңнеханов күңеле белән татар, татар телен хөрмәт итә һәм аның эчке тоемлавына, гаделлегенә тиңнәр юк. Ул, бәлки, эндәшмәс тә, турыдан-туры әйтмәс һәм чыгыш та ясамас, әмма аның күңеле бәйсезлек һәм үз-үзеңә хуҗа булу ягында. Ул ахмак икътисад ягында түгел һәм икътисадның акыллы итеп оештырылуын тели.

Хәзер шапырынуларга, Русия армиясен коралландыруга, үлеп бара торган космос програмнарына һәм ниндидер билгесезлеккә тиктән-тик ел саен 600 миллиард сумны биреп ятуга иртәме-соңмы Татарстанның бөтен элитасы да риза булмаячак. Мин уртача санап чыгардым: соңгы 10 ел эчендә Мәскәүгә акчалар киткәнгә Татарстандагы һәр гаилә алты миллион сум югалтты”, ди Әхмәтов.

Аның фикеренчә, Татарстан Универсиада үткәреп үзенең бөтен нәрсәне дә булдыра алганын һәм үзе генә дә көн күрә алачагын дөнья алдында раслады. Әхмәтов татарның элек-электән төптән уйлап эш итәргә яратканын, ә 90-нчы еллардагы урам күтәрелешләренең аңа хас булмаган шөгыль икәнлеген әйтә.

"Татарның көрәш ысуллары үзгә бит аның. Татарлар беркайчан да турыдан-туры көрәшкә чыгарга омтылмаган. Ә элекке күтәрешләр, минемчә, татар өчен хас түгел иде. Татар һәрвакыт, Миңнеханов шикелле, уйлап эш йөртә. Менә алыйк, без Универсиаданы үткәрдек. Яртысы федераль бюджеттан, яртысы Татарстанныкыннан финансланды дип белдерелде. Чынлыкта 80%лабы Татарстан акчаларына эшләнде. Хәзер татарлар реаль адымнар белән, үзләрен артык күрсәтмәскә тырышып кына, юридик кысалар эчендә алга омтыла. Үз вакытында Литва шулай эшләгән иде.

Рәшит Әхмәтов
Рәшит Әхмәтов
Хәзер Русиянең үлеп баручы һәм Татарстанның үсеп баручы эчке икътисади халәте бер-берсенә туры килми. Киләчәктә алга таба үсү өчен менә бу ягы – икътисади көндәшлек зур әһәмияткә ия булачак. Минемчә, Татарстан киләчәктә җиңеп чыгачак. Ни өчен дигәндә, шул ук мәскәүләр Казанга килгәндә дә бездәге алга китешкә гаҗәпләнә. Әле күптән түгел генә литвалар булып китте. Алар: "Сездәге шулкадәр зур тизлек белән алга китешкә соклану белән бергә көнләшәбез дә", диделәр. Татарлар республиканың икътисади үсешен үз кулларында тота. Бу эчке омтылышны һәм өстенлекне дөньяга күрсәтү дә булып тора. Татарларга уйлап, салмак һәм артыгын шапырынмый гына эш итү хас”, ди Әхмәтов.

Журналист фикеренчә, Мәскәү барыбер Татарстанны үз кулыннан ычкындырмаска тырышачак. Шулай да яңа буын яшьләрнең килүен һәм икътисади уңышларның республика өстенлеге булуын әйтә ул. Омтылышларны кулдан ычкындырмас өчен интеллектуаль үзәкләр булдыру кирәклеген дә белдерә.

"Бүген яңа дулкын, яңарыш – Ренессанс килә. Хәзер алмашка яңа яшь буын килде. Алар Советлар берлеген һәм андагы репрессияләрне һәм аның ничек булганлыгын белми. Татар яшьләре хәзер бәйсезлек таләп итә. Алар өчен 90-нчы еллар башындагы элекке уңышлар вак булып күренә. Өлкән буын исә бу идеяләрне кире кайтарырга омтыла. 90 еллардагы атар бәйсезлегенең ике-өч елы – ул үзенә күрә бер алтын чор булды дип тә әйтергә була.

Мәскәү Татарстанны губерниягә әйләндерү өчен тырышачак
Минемчә, тарих кабатлана. Хәзер Русиядәге эчке кризис үсә, шуңа күрә татарларга эре интеллектуаль үзәкләр төзү зарур һәм Русия белән ике арада инде булган вакыйгаларның яңача кабатлануын күзаллаган проект эшләү кирәк.

Хәзер Татарстан алдында өч юл бар. Беренчесе – Мәскәү һәм Казан арасында тулы хокуклы конфедератив мөнәсәбәтләр булдыру. Икенчесе – тулысынча бәйсезлек, әмма бу бик авыр юл, чөнки әлегә икътисади яктан Мәскәүгә нык бәйләнгәнбез. Өченчесе – суверенлыктан тулысынча баш тарту һәм Казан губерниясенә әйләнеп калу. Бу гаять авыр булачак һәм бу юл тормышка ашмаячак дип уйлыйм мин. Әмма Мәскәү Татарстанны губерниягә әйләндерү өчен тырышачак”, ди Әхмәтов.

Аның фикеренчә, бүген узган гасырның 90-нчы еллар тарихына күз салсак, ул еллардагы уңышлар да һәм ялгышлар да күз алдына килеп баса. Ул вакытларда Татарстанның бәйсез Азәрбайҗан кебек булуына бер генә адым калганлыгын һәм татарның ашыкмавы моңа сәбәп булуын белдерә ул.

"Ул вакытларда Советлар берлеге җимерелеп бара һәм берлек килешүен имзаларга әзерли иделәр. Татарстан да беректәш республика булырга тиеш иде. Яңа Советлар берлеге ул конфедерация кебек күзалланды. Михаил Горбачев үзенең төп сәяси көндәше Борис Ельцинга эчтән хөҗүм итәр өчен Татарстанның бәйсезлегенә булышты дип әйтер идем мин.

Путин хакимияткә килгәч Татарстанга басым артты
Татарстанга тулысынча бәйсезлеген игълан итәргә бер адым гына калган иде. Әгәр без Беректәш республика килешүен имзаласак, Советлар берлеге таркалганда бүгенге Азәрбайҗан хәлендә булыр идек. Кызганыч, татарлар һәрвакыт соңара, кызганыч, ул вакыттагы сәясәт тә җитәрлек дәрәҗәдә сыгылмалы иде. Автономия хәленнән беректәш республика хәленә күчү рухи яктан безнең өчен авыр иде. Шунлыктан бер-бер артлы адымнар ясап без дәүләтнең бәйсезлеге турындагы декларацияне кабул итүгә ирештек.

Минемчә, бу документта ике бик саллы юл бар иде. Беренчесе – Татарстан кануннарының Советлар берлеге һәм Русия Федерациясе кануннарыннан өстенлектә булуы белдерелде. Бу бит чыннан да бәйсезлекнең иң төп билгесе. Икенчесе – бөтен байлыкларның, һәм шул исәптән нефть тә, ул вакытларда ике миллиард тоннага якын ятмалар бар иде, Татарстанга каравы әйтелде. Шушы ике төп үзенчәлекнең беренчесе – үз кануннарыбызга өстенлек бирү зуррак әһәмияткә ия иде. Без үзебезнең кануннар җыелмасы нигезендә дәүләтнең бөтен билгеләрен дә булдыра ала идек. Әмма Советлар берлеге таркалгач, бу мөмкинлекләр дә кысылды, Русия Федерациясе ныгый һәм безгә иреккә чыгу бик кыенлаша башлады.

Референдум үтте, Русия белән ике арада шартнамә кабул ителде. Ә 2000-нче еллар башыннан, Путин хакимияте урнаша башлагач, ул Русия өчен иң куркынычы сепаратизм дип белдергәч, Татарстанга көчле басым артты һәм республика бәйсезлек юлыннан баш тартты. Без Русиянең салым системасына бик авырлык белән генә кире кайттык. Казанның 1000 еллыгын үткәрү бердәм салым кырына керүдә, үзенә күрә, Мәскәүгә түләү булып булып торды. Мин бу ялгыш адым булды һәм ныграк каты торырга кирәк иде дип саныйм. Әмма, ни әйтәсең, буласы булган инде", ди Әхмәтов.
XS
SM
MD
LG