Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия министры: "Бергә булсак – булдырабыз"


Казанда Татарстан-Төркия форумы узды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:54 0:00

Казанда Татарстан-Төркия форумы узды

4 сентябрьдә Казанда Татарстан-Төркия эшлекле форумы узды. Аның ачылышында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Төркия икътисад министры Зафер Чаглаян һәм ике илнең эшмәкәрләре катнашты.

Дөньяда икътисади тотрыксызлык күзәтелсә дә, бу хәл Татарстан белән Төркия арасындагы сәүдә-икътисади багланышларда сизелә дип әйтеп булмый. Киресенчә, ике республика арасындагы икътисади элемтәләр көннән-көн ныгый гына бара. Төркия ширкәтләрен Татарстанда капитал салырга Алабуга махсус икътисади зонасы бигрәк тә нык җәлеп итә. Дөрес, Төркия ширкәтләре Татарстанның башка урыннарын да үз итә.

Төрекләр үзләрен Татарстанда инвестицияләр салуга җәлеп итүнең төп сәбәбе итеп республика җитәкчелегенең үзләренә җылы каравын, Татарстанда төрле мөмкинлекләрнең булуын, татарлар белән төрекләр арасындагы дин, тел, тарих, мәдәниятнең дә уртак булуын күрсәтә. "Без монда үзебезне Төркиядә кебек итеп тоябыз. Иң беренче чиратта телләребез якын булуы безгә эшләрне башлап җибәрүгә нык ярдәм итә", ди алар.

Моңа охшаш сүзләрне 2011 елның 18 мартында Казанга килгән Төркия премьер-министры Рәҗәп Эрдоган да әйткән иде. Казан сәфәрендә Төркия премьеры татарлар белән төрекләрне күздә тотып, "Чынлыкта без - бер агачның ботаклары, бер гаиләнең балалары кебек, без бер-беребез белән тугандаш халыклар да", дип белдергән иде ул.

"Корстон"да үткән Татарстан-Төркия эшлекле форумының ачылышында чыгыш ясаган Төркия икътисад министры Зафер Чаглаян да әлеге сүзләрне тагын бер кат искәртте.

Ул үз чыгышын "Төркия белән Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләрнең көннән-көн тагын да яхшыруы очраклылык кына түгел", дип башлады һәм "Төрек һәм татар халкы бик борынгы тарихка нигезләнгән ике дус халык", дип дәвам итте.

"Казан мең еллык тарихка ия башкала булуы белән беррәттән төрки дөнья өчен дә мәдәни һәм интелектуаль үзәк вазифасын башкара. Заманында татарлар арасыннан Кол Шәриф, Мирсәет Солтангалиев, Йосыф Акчура, Габдулла Тукай кебек танылган шәхесләр чыккан. Ә Йосыф Акчура хәтта Төркия республикасының беренче президенты Мостафа Кемаль Ататөрекнең киңәшчесе дә булып торган. Татарлар белән төрекләр арасындагы элемтә һәр чорда дәвам иткән. Хәзерге вакытта бу мөнәсәбәтләрнең тагын да ныгуы хәтта Русия өчен дә бик файдалы булып тора. Әлеге элемтәләр Русия белән Төркия арасындагы хезмәттәшлекнең дә ныгуын тәэмин итә", дип белдерде ул.

Зафер Чаглаян чыгышының ахырында Төркиядәге ширкәтләрне Татарстанга тагын да күбрәк капитал салырга, татарлар белән күбрәк хезмәттәшлек итәргә, бергәләп акча эшләргә чакырды.

"Төрек эшмәкәрләре төрле чит илләрдә эшли. Аларның чит илләрдәге гомум инвестицияләр күләме 25 миллиард доллар чамасы. Шушы 25 миллиард долларлык төрек инвестицияләренең 2 миллиард доллардан артыгы Татарстанга туры килә. Ягьни, Төркиянең чит илләргә керткән инвестицияләренең 10%ы Татарстанга туры килә. Бу Төркиянең Татарстанга карата күрсәткән әһәмиятенең ачык мисалы", дип белдерде ул.

Ачылышта чыгыш ясаган Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия министры кебек ике республика арасындагы борынгыдан килгән уртак нокталарга әлләни кагылып тормыйча хәзерге вакытта хөкем сөргән хезмәттәшлекнең конкрет фактларына гына тукталып узды.

Аның сүзләренчә, Татарстан белән Төркия арасындагы сәүдә әйләнеше якынча бер милиард долларны тәшкил итә. Ә Төркия эшмәкәрләренең Татарстанга керткән инвестицияләр күләме 1,5 миллиард долларга җитә. Татарстанда корылган уртак ширкәтләр ягыннан Төркия беренче урында. Аларның саны 278 ширкәт белән исәпләнә.

"Төркия ширкәтләренең эшне башлау мәйданчыгы итеп Татарстанны сайлауларын теләр идек. Без аларга моның өчен барлык мөмкинлекләрне дә тудырачакбыз", дип белдерде ул сүзен йомгаклап.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышын рус телендә алып барды. Бары чыгышының алдында татарча "исәнмесез", дип эндәшсә, ахырдан "саубылыгыз" дип татарча әйтү белән канәгатьләнде. Шулай да төрекчә "тешеккүр эдерим" дип рәхмәт сүзен дә өстәде.

Аның каравы төрек министры чыгышының ахырында "Без бергә булсак, булдырабыз", дип татарча ярып салды. Аның бу сүзләрен залда утырган Төркия һәм Татарстан эшмәкәрләре алкышларга күмде.

Ике ил түрәләренең чыгышларыннан соң Татарстан сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы белән Төркия экспертлары ассамблеясы арасында хезмәттәшлек килешүе имзаланды. Шулай ук Чаллы шәһәр хакимияте, "Еврогруп", "Компас Инжиниринг" ширккәтләре арасында төзелеш өлкәсендә өч яклы протоколга кул куелды.
XS
SM
MD
LG