Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Рәхәттә яшәүче" Мәскәү татарлары мэр сайлый


Cобянинның Татарстанга сәфәре. 2011 ел.
Cобянинның Татарстанга сәфәре. 2011 ел.

8 cентябрьдә Мәскәүдә мэр сайлаячаклар. Миңнеханов Мәскәүдә татарларга яшәү өчен уңай шартлар булдырылган дип саный. Мәскәү татарлары Собянинның элек бер генә татар чарасында да катнашканы булмавын искә ала.

Бу якшәмбе узачак Мәскәү мэры сайлавында намзәтләр Сергей Собянин, оппозиционер Алексей Навальный, “Яблоко” фиркасеннән Сергей Митрохин, КПРФтан Иван Мельников, “Гадел Русия”дән Николай Левичев һәм ЛДПРдан Михаил Дегтярев катнаша. Намзәтләр күбрәк тавыш казану өчен халык арасында шактый гына өндәүләр алып барды. 28 августта Мәскәүдә узган Татарстан көненә багышланган кичәдә Сергей Собянинның да катнашуы юкка гына түгелдер, чөнки моңа кадәр аның татарлар белән бәйле бер генә дә чарага да килгәне булмаган. Әлеге чарада Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Мәскәүдә татарларга яхшы яшәү шартлары булдырылуы турындагы сүзләре кайбер татарларның ачуын чыгарган. Алар бу сүзләр Собянинны сайлатыр өчен әйтелгән дип саный. Чынлыкта татарлар бу сайлауда кем өчен тавыш бирәчәк соң? Азатлык берничә Мәскәү татары белән шул хакта сөйләште.

Рәсим Акчурин, Мәскәү шәһәре татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе:

Рәсим Акчурин Тукай туган көнендә оештырылган бәйрәмдә
Рәсим Акчурин Тукай туган көнендә оештырылган бәйрәмдә
– Безгә бу вазифага зур тәҗрибәсе булган, профессионал кешене сайларга кирәк. Намзәтләр күп булса да, ул кешеләрнең бит хәтта бригадир булып та эшләгәне юк. Бу кешеләр ничек мэр булып эшләргә җыена – мин шуны аңламыйм. Шуңа мин алар арасыннан иң яхшысы Собянин Сергей Семенович дип саныйм. Ул район башлыгы, шәһәр башлыгы, Төмән өлкәсе губернаторы булып эшләде, Русия президент идарәсендә, хөкүмәттә барлык башкарма вазифалар юлын узды. Менә инде ике ел мэрия белән җитәкчелек итә. Аннары ул идарәдә булганда Мәскәү шактый матурайды. Мин аның өчен тавыш бирәчәкмен.


Гаяр Искәндәров, мөселман халыклары фонды иҗтимагый оешмасы рәисе:

– Мин Мәскәү мэры сайлавында җирле комиссиядә Митрохин ягыннан күзәтүче булып торачакмын. Митрохин татарларга якынрак. Без аның белән күп эшләдек. Мисал өчен, Чиләбедә “Маяк” комбинатында зыян күргән татарларны яклау хәрәкәтендә Митрохин безгә ярдәм итте. Аннары Мәскәүдә Җәмигъ мәчетен җимергән вакытта алар гына матбугат очрашуы уздырыр өчен урын бирде. Шуңа без аңарга күбрәк ышанабыз.

Гаяр Искәндәров
Гаяр Искәндәров
Татарстан көннәрендә хуҗа янында чамасыз бөгелгән Миңнеханов өчен оят булды. Собянинны мактады да мактады. Ник болай кыланырга кирәк иде - белмим. Собянин татарлар өчен бер тиенлек эш тә эшләмәде. Бер Сабантуйга да килгәне булмады. Шул сайлау булганга быел гына Сабантуйда һәм Татарстан көннәрендә катнашты. Собянин киләсе булгач, Татарстан көнендәге кичәдә урысча чыгышлар күрсәттеләр. Шулай ярамый бит инде. Безнең бер татар биючебез урыс биюен биегәндә чак кына сәхнәдән егылып төшмәде. Бигрәк каты тырышты инде, мескенкәй.

Татарлар арасында Алексей Навальныйны сайларга теләүчеләр дә юк түгел. Ул бик матур сөйли. Аның рекламасы да зуррак. Коммунистларга өстенлек бирүчеләр дә бар. Әмма ниндидер бердәм фикер юк.

Бүген Мәскәү татарлары өчен иң зур проблем – ул мәчетләр булмау. Булган мәчетләр һәрвакыт халык белән тулган. Урамда яңгыр астында басып торасы килми. Татарлар мәчеткә йөрми дигән сүзләр белән килешмим. Әле мигрантлар булмаганда да Мәскәү мәчетләре тулы иде, бездә моны дәлилләгән фотолар бар.

Шулай ук Әсәдуллаев йорты тирәсендәге хәлләрне җайларга кирәк. Менә сишәмбе көнне анда татар милли мәдәни мохтариятенең җыелышы булды һәм без 15 ел узгач беренче тапкыр уставны күрдек. Хәзер яңа устав булдырырга кирәк икән, чөнки хакимият "уставыгыз канунга туры килми" дигән. Халыкны мохтарияткә җәлеп итү юлларын да уйларга кирәк.

Мәскәүдәге татар җырчыларына, сәнгатькәрләргә финанс яктан ярдәм итү ягын хәл итү мөһим. Сара Садыйкова берләшмәсе бар. Алар төрле програмнар эшли ала, әмма акча юк. Сәләтле кешеләрне “күтәрү” зур проблема. Мәдәният булмаса, без халык буларак алга китә алмыйбыз.

Халидә Хәмидуллина, Мәскәүнең Марьино районы җирле татар милли мәдәни мохтарияте рәисе:

– Мәскәү мэрын сайлавында катнашачакмын, чөнки анда бармаган очракта минем тавышым югалачак. Күп татарлар сәясәттә катнашмыйбыз, диләр. Бу дөрес түгел. Элекке Мәскәү мэры Юрий Лужков татарларга бәйле бер чарада “Мәскәүдә 800 меңнән артык татар яши” дип әйткән иде, Сергей Собянин аны азайтты, 500 меңнән артык, ди. Татарлар үзләре миллион тирәсе булуын әйтә. Ләкин 500 мең генә булганда да бу бит аз түгел. Күпме тавыш бирүче дигән сүз.

28 августта узган Мәскәүдәге Татарстан көннәрендә Миннеханов татарлар өчен Мәскәүдә җитәрлек санда мәчетләр бар, Сабантуй уза, яшәү өчен барлык уңай шартлар да булдырылган, дип әйтте. Ә бездән сораучы кеше дә юк. Хакимият хакимиятне яклаганны аңлыйм, ә ни өчен алайса ул чарага безне җыйганнар? Алар үзләре өчен уен уйный һәм астыртын гына эшләү хәзер традициягә керде. Бу бит коррупция юлы. Русия инде коррупциягә муеннан баткан. Әгәр Русия Европа юлы буйлап барабыз дип әйтә икән, димәк, без – татарлар да хакимияткә тәэсир итүдә Европа юлын сайларга тиеш. Бу - җыеннар, митинглар, йөрешләр. Хакимияткә шулай тәэсир итәләр.

Халидә Хәмидуллина
Халидә Хәмидуллина
​Ни өчен безгә Мәскәүдәге барлык татарларга җыелып мэрлыкка намзәтләрне чакырмаска иде? Миңнеханов чыгыш ясаган "конфетлы-чәчәкле" чаралар түгел, ә үз таләпләребезне җиткерә торган очрашулар кирәк. Без бит Мәскәү мэрлыгына намзәт алдында үз таләпләребезне куеп, алар үтәләчәк дип вәгъдә бирелгән очракта шул кеше өчен тавыш бирәчәкбез дип әйтә алабыз. Барлык намзәтләр белән сөйләшеп чыгу кирәк иде. Ниндидер грамоталар, мактау кәгазьләре тапшырыла торган чаралар бәлкем мөһимдәдер, ләкин бит халыкка аннан файда юк. Быел сайлау алды елы булганлыктан хакимият әллә нәрсәләр вәгъдә итә. Менә хәзер Мәскәүдә ислам комплексын төзү планлаштырыла диделәр. Кешеләр инде шуңа ышанып сайлауга барачак.

Бу сишәмбе мохтарият җыелышы узды. Анда сайлау мәсьәләсе каралмады каралуын, шулай да Мәскәү татарлары милли мәдәни мохтарияте рәисе Рәсим Акчурин: “Сезне сайлауда катнашырга чакырам” дип әйтте. Мин аңлыйм, хәтта мондый үтенеч тә инде хакимияткә файдага. Бу халыкның сайлауга күпләп катнашканын күрсәтәчәк. Ләкин татарлар арасында ни өчен бу сайлауга барырга кирәк икәнне аңлатучы юк. Ниндидер бер йодрыкка тупланып эшләү юк.

Мин сөйләшкән татарлар Собянинга тавыш бирмибез диләр, ләкин алар әле Алексей Навальныйны белмиләр. Ул бит - нацист. Телевидениедән аның коррупциягә каршы чараларын күрәләр дә аңарга тавыш бирәчәкләрен әйтәләр, ә ул бит исламга нык каршы кеше. Моны бит телевизордан әйтмиләр. Кайберләре “Яблоко” фиркасеннән Митрохин өчен тавыш бирмәкче. Бу мөгаен татарлар белән диалогка әзер партияләрнең берседер, ләкин татарлар арасында алар белән диалогка керүче көч юк. "Маяк"та зыян күргән Чиләбе татарларына ярдәм кирәк булганда милләттәшләребез Мәскәү татарларыннан ярдәм сорады. Мәскәү татарлары атом сәнәгате министрлыгы бинасы каршында митинг уздырды һәм анда “Яблоко” фиркасе килеп безгә яклау белдерде.

Бүген Мәскәүдә иң зур проблем ул – мәчетләр җитмәү. Мәскәүнең көньяк-көнчыгыш бүлгесендә генә дә 115 мең татар яши. Бу - 10%. Монда 12 район бар һәм бер генә районда да мәчет юк. Казанда чиркәү булмаган районны күргәнегез бармы? Мин бу мәчетләр тарихын, хакимиятнең җир бирүгә ничек каршы торуын яхшы өйрәндем. Хәзер мәчет төзелешенә халык каршы дия башладылар, чөнки дүрт еллап элек алар үзләре шул халыкны котыртты. Ә аңа кадәр хакимият җир бирмәү өчен барысын да эшләде.

– Татарлар мәчеткә йөрми, мәчетләр Үзәк Азиядән килүчеләр белән тулган дип әйтүчеләр дә бар бит?

– Мигрантлар ислам һәм мөселманнарга каршы эшләү өчен яхшы һәдәф. 2000 елга кадәр монда ул мигрантлар бик аз иде, әмма аңа карамастан мәчетләргә җир бүленмәде. Марьино, Люблино тирәсендә бик күп татар яши, ник шунда бер мәчет төзеп куйсалар була бит. Волжский бульварда инде җир дә бүленгән иде, әмма хакимият халык арасында җәнҗал тудырды. Махсус Михаил Бутримов дигән кешене таптылар, ул бу төзелешкә каршы халыкны күтәрде. Аннары аны Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе итеп куйдылар бугай. Бу барысы да махсус эшләнә. Иранда 600 генә православ христиан яши, ә аларның бит чиркәве бар. Мәскәүдә халык мөселманнарга нәфрәт белән диярлек карый. Дистәләрчә ел исламга каршы эшләү үз нәтиҗәсен бирде. Хәзер инде исламга уңай карашны кайтару өчен тагын дистәләрчә ел эшләргә кирәк булачак. Әмма хакимият аны эшләмәячәк. Хәтта Митрохин мэр булып сайланса да, тиз генә берни үзгәртә алмаячак, чөнки бу инде илкүләм сәясәт.

Минемчә, сайлау кәгазендә “барысына да каршы” дип язарга кирәк. Бу инде гамәлдән чыккан сайлау кәгазе булачак. Мин Митрохинны сайларга әзер, әмма без аның белән эшләмәдек һәм аңа үз таләпләребезне җиткермәдек. Ул хакимияткә килгәч, безнең мәнфәгатьләр турында белмәячәк. Шуңа аңа тавыш бирү бушка тавыш бирү була, гәрчә мин аны хөрмәт итсәм дә. Сайлау ул бит беренче чиратта килешү процессы.
XS
SM
MD
LG