Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриянең азатлык армиясе Русия тәкъдимен кире какты


БМО белгечләре Димәшк тирәсендә химик корал кулланылган дип шикләнгән урынны тикшерә. 28 август 2013
БМО белгечләре Димәшк тирәсендә химик корал кулланылган дип шикләнгән урынны тикшерә. 28 август 2013
Сүриянең азатлык армиясе дип аталган, президент Бәшәр Әсад режимына каршы көрәшкән көчләр җитәкчелеге Русиянең Сүриядәге химик коралны халыкара контрольгә тапшырырга дигән тәкъдимен бүген катгый рәвештә кире какты. Бу хакта France-Presse агентлыгы хәбәр итә.

Франция тышкы эшләр министры Лоран Фабиус Сүриядә химик корал кулланылган дип шикләнелгән урыннарны тикшергән БМО белгечләренең хисабы мөгаен дүшәмбе игълан ителәчәк дип белдерде. Фабиус француз радиосында чыгыш ясап, БМО хисабы 21 август көнне Димәшк тирәсендә химик корал һөҗүме булганлыклы раслый, диде.

АКШ һәм аның беректәшләре Әсад режимын химик корал куллануда гаепли. Димәшк һәм Сүрия хөкүмәтенә булышкан Русия бу гаепләүне кире кага.

Кичә Нью-Йоркта БМО Иминлек шурасының биш даими вәкиле Русиянең Сүриядәге химик коралны халыкара контрольгә бирергә кирәк дигән тәкъдимен тикшерде.

Бүген АКШ Дәүләт секретаре Джон Керри һәм Русиянең тышкы эшләр министры Сергей Лавров Женевада Русия тәкъдимнәренең нечкәлекләрен тикшерәчәк.

Керри шулай ук БМОның һәм Гарәп дәүләтләре лигасының Сүрия вәкиле Лахдар Браһими белән дә очраша.
XS
SM
MD
LG