Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Бостонда “Русия инновацияләр атналыгы”нда катнаша


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Бостонда “Русия инновацияләр атналыгы”нда (Russian Innovation Week, RIW) катнаша. Әлеге чара беренче тапкыр узган елны оештырылган иде һәм аның максаты – Русия инвесторларына АКШтагы хезмәттәшләре белән элемтәләр урнаштырырга ярдәм итү.

Бостондагы чара 20нче сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Татарстан президентының матбугат үзәге хәбәр итүенчә, чара кысаларында Миңнеханов төрле очрашулар һәм сөйләшүләр уздырачак. Аерым алганда аның Массачусетс штатының икътисади үсеш һәм торак хуҗалыгы министры Грег Бялецки, “Карнеги Меллон” университеты ректоры Марк Камлет һәм Runa Capitals фонды вәкиле, Parallels җитәкчеләр идарәсе шурасы рәисе Сергей Белоусов һәм English First ширкәте җитәкчелеге белән очрашуы көтелә.

Шулай ук Миңнехановның IPG Photonics ширкәтенә, Массачусетс технология институтында, Гарвардның квант оптикасы үзәгенә баруы планлаштырыла.
XS
SM
MD
LG