Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Казан" һава аланында кайчан тиз һәм елмаеп хезмәтләндерә башларлар?


"Казан" һава аланы
"Казан" һава аланы

"Казан" һава аланы Европадагы уртача зурлыктагы ширкәтләр арасында беренче өчлеккә керергә омтыла. Пассажирлар санын ел ахырына 1 миллион 800 меңгә җиткерергә тели. Ширкәт сүзчесе Регина Талова әйтүенчә, пассажирларга яхшы һәм тиз хезмәт күрсәтүгә ирешү чираттагы адым булып тора.

Чит илләрдән килгән транзит пассажирларга 72 сәгать дәвамында Русия визасыз гына "Казан" халыкара һава аланында калу мөмкинлеге туарга мөмкин. "Казан" бер рейстан икенче рейска күчү өчен өч тәүлек визасыз булу мөмкинлеге биреләчәк Русиядәге һава аланнары исемлегендә беренче бишлектә.

Талова сүзләренчә, "Казан" әлеге исемлек расланганны көтә һәм бу хәл пассажирлар саны тагын да артуга уңай йогынты ясарга мөмкин.

Августта "Казан" һава аланы аша 215 мең пассажир үткән. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда юлчылар 30%ка арткан.

Һава аланнарында гадәттә кышкы һәм җәйге очышлар җәдвәле (расписание) була. "Казан" һава аланы кышкы очышлар җәдвәленә 27 октябрьдән керәчәк. Талова сүзләренчә, бу кышкы сезонда "Ак Барс Аэро" Омски, Красноярски һәм Кемеровога очышлар башлый. "Татарстан" Алматыга оча башлый һәм Тел-Авивка баруны яңарта. Нәмәнган һәм Казан арасында да һава элемтәсе булачак. Чартер рейсларга килгәндә, "Трансаэро" Пхукетка ялга туристлар ташыячак. Моңа кадәр "Ак Барс Аэро" Казан һава аланыннан Мәскәүгә очмый иде. Кышкы сезоннан ул да Казан белән Мәскәүне тоташтырачак.

Казан һава аланы җитәкчелеге 2013 ел ахырына юлчылар саны 1 миллион 800 меңгә җитәр дип өметләнә.

"Казан" һава аланы
"Казан" һава аланы
Универсиада алдыннан заманча җиһазландырылган яңа А1 терминалын ачу, тимер юл вокзалы белән һава аланы арасында тиз йөрешле "Карлыгач" (Ласточка") поездын җибәрү, һава аланының иске бинасын төзекләрндерү юлчыларга уңайлыклар тудырды.

Азатлык Таловага "Һава аланында эшләүчеләр һәр пассажирны да елмаеп каршы алып, яхшы итеп хезмәтләндереп, җылы сүзләр әйтеп, "Хәерле юл" теләп озатып каламы?" дигән сорау куйды.

"Казан һава аланының яңа терминалын техник яктан яхшы итеп җиһазландыру үзгәрешләрнең беренче адымы иде. Хәзер без юлчыларга җылы мөнәсәбәт күрсәтү, аларны тиз һәм сыйфатлы хезмәтләндерергә тырышабыз. Европа һава аланнары ассоциациясенә кергәнлектән моңа хәзер зур игътибар бирәбез. Бу ассоциациягә Европаның 45 иленнән 450 һава аланы керә. Анда әгъза булу тәҗрибә тупларга да мөмкинлек бирә", ди Талова.

Регина Талова
Регина Талова
"Казан" һава аланы җитәкчелеге пассажирларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын тикшергән һәм аларны Европа һава аланнары ассоциациясенә җибәргән. Алга таба да юлчыларның фикерләрен белешеп, тәнкыйтьләр булса, аларны бетерү өстендә эшләячәкләр. "Казан" Европадагы үзе кебек артык зур булмаган һава аланнары арасында беренче өчлеккә керергә омтыла. "Бу максат быелга ук куелды дип әйтмәс идем мин. Биш ел эчендә беренче өчлеккә менәрбезме – бу безнең тырышлыктан торачак", ди Талова.

Европа һава аланнары берничә төркемгә бүленә. Елына һава аланы аша очучы пассажирлар саны биш миллионнан артмаган "Казан" кебекләр зур булмаганнар төркеменә керә.

"Казан" һава аланы быел дөньядагы һава аланнарындагы хезмәт күрсәтү сыйфаты тикшерелә торган махсус програмга да кергән. Монда да исәпләре алдынгылыкка чыгу.

Талова сүзләренчә, яхшы хезмәтләндерүгә килгәндә, иң беренче чиратта, һава аланында пассажирларга хезмәт күрсәтүчеләр ике телдә: русча һәм инглизчә яхшы сөйләшә белергә тиеш. Эшкә алганда инглиз телен белүчеләргә өстенлек бирелүен әйтә ул. Начар белүчеләр бүген интернетта онлайн дәресләр ала. Татар теленә килгәндә, һава аланындагы белдерүләр татар, инглиз, рус телләрендә әйтелсә дә, җитәкчелек үзләрендә эшләүчеләргә Татарстанның ике дәүләт теленең берсен – татар телен дә яхшы итеп белү таләбе куймаган. "Юлчыларны теркәүчеләр һәм очкычка утырганчы хезмәт күрсәтүчеләр арасында һәр сменада татарча белгәннәр дә эшли, шулай ук безнең хезмәткәрләр арасында французча, алманча сөйләшүчеләр дә бар", ди Талова.

Юлчыларны теркәү
Юлчыларны теркәү
"Казан" һава аланы Универсиада алдыннан Мәскәүдән белгечләр чакырып үзендә эшләүчеләргә махсус укулар оештырган. Бу укулар юлчыларга сыйфатлы, итәгатьле хезмәт күрсәтүгә багышланган. Һава аланы җитәкчелеге мондый укуларны ел да үткәреп торачакбыз дип белдерә. Аннан да кала, Талова сүзләренчә, Мәскәү һәм Казан югары уку йортларыннан белгечләр чакырып этикетка багышланган укулар да оештырылачак.

Элек “Казан” һава аланы җитәкчелеге Мәскәүдәге һава аланнары тәҗрибәсен өйрәнсә, хәзер игътибарны Европадагыларга бирәчәк.

Һава аланында турыдан-туры бу ширкәткә карамаган башка оешмалар: кибетләр, кафе һәм рестораннар да пассажирларга хезмәт күрсәтә. Анда сатучы, йә табынчы юлчы белән дорфарак кыланырга һәм бу хәлдән соң пассажир һава аланыннан тискәре тәэсир белән китәргә мөмкин.

"Һава аланында эшләүче оешмалар белән килешүләр төзелгән. Бу килешүгә бездәге кагыйдәләр бик ачык итеп язылган. Алар бу кагыйдәләрне пассажирларга хезмәт күрсәткнәдә үтәргә тиеш. Без арендалаучыларны алганда зур бәйге үткәреп, һәр ягын тикшереп сайладык. Шулай да төрле хәлләр булып тора. Пассажирларның шикаять иткән очраклары да булгалады. Безнең җитәкчелек үз ягыннан бу җитешсезлекләрне бетерү өчен ширкәтләргә тәкъдимнәр белән чыга", ди Талова.

Җиңсәгә килеп туктаган очкыч
Җиңсәгә килеп туктаган очкыч
Аның сүзләренчә, һава аланы җитәкчелеге эш бүлмәләреннән чыгып пассажирларга ничек хезмәт күрсәтелә, дорфа кыланмыйлармы дип әледән-әле тикшереп тора. Яннарына да киләләр, кырыйдан күренмичә генә күзәтеп торалар, ди Талова. Универсиадага кунакларны, сортчыларны каршылыганда мондый тикшерүләр бигрәк тә каты булган.

"Пассажирларны теркәүдә эшләүчеләр һәр юлчыны да елмаеп каршы алырга һәм җылы сүзләр әйтеп озатып калырга тиеш. Бу безнең хезмәткәрләргә куелган иң төп таләпләрнең берсе дип әйтер идем мин. Без моңа зур игътибар бирәбез, исләренә даими төшереп торабыз", ди Талова.

Итәгатьле, җылы мөнәсәбәт белән бергә ул бүген “Казан” һава аланында тиз һәм сыйфатлы хезмәтләндерү өчен тырышуларын да әйтә. “Пассажир очкычтан чыккач та багажын алып тизрәк кайтып китү ягын карый. Без хәзер бу эшләрне дә тизләтү өчен эшлибез”, ди Талова.

Казан һава аланында булганнар игътибар иткәндер, кайбер очкычлар бинага тоташкан җиңсәгә (телескопический трап) үк килеп баса һәм пассажирларга турыдан-туры һава аланы бинасына үтәргә мөмкинлек тудыра. Ә кайбер очкычлар бина кырыена килеп җитмичә туктап кала. Аннары трап куела, юлчыларны төшкәч аларны автобуска төяп һава аланына китерәләр һәм вакыт та озаккарак сузыла.

Талова сүзләренчә, җиңсәгә басу-басмауны Казаннан очучы һава ширкәтләре хәл итә. Җиңсәгә басу өчен ул килешү төзергә тиеш. "Трап кую, автобус белән юлчыларны бинага алып килү дә чыгымнар сорый, ширкәтләр аның өчен дә түли. Җиңсәгә тоташу кыйбатрак, әмма мин алай ук зур бәя дип әйтмәс идем. Безнең белән эшләгән һәр һава ширкәтенә дә җиңсәгә басарга тәкъдим иттек. Карар кылу алардан тора", ди Талова.

Бүген "S7", "Аэрофлот", "Трансаэро", "Төрек һава юллары" юлчыларга җайлы булсын дип җиңсәгә басуны сайлаган. “Казан” белән эшләүче калган ширкәтләр һәм шулай ук Татарстанның үзенеке "Татарстан" да, "Ак Барс Аэро" да бу очракта пассажирларга уңайлылык тудыруны кирәк санамаган.
XS
SM
MD
LG