Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бүген Казанда полиция башбаштаклыгына каршы пикет узачак


Бүген кичке биштә Казанның Зур Кызыл урамында Татарстан тикшерү комитетының баш бинасы каршында полициядәге башбаштаклыкка каршы пикет узачак. Аны Казан ватандашлар берлеге оештыра. Алар әйтүенчә, бу пикетка чыгуга Казан тимер юл техникумы директоры урынбасары, дүрт бала атасы 45 яшьлек Павел Дроздовның полиция бүлегендәге үлеме һәм аның өчен беркемнең дә җавапка тартылмавы сәбәп булган.

Дроздов 2012 елның 1 февралендә кафеда исерек килеш җиһазлар җимергән өчен полиция бүлегенә китерелде һәм ул анда үлде, дип белдерелде. Тикшерү Дроздов агрессив булганга полициянең аңа карата көч куллануын таныды, әмма "җинаять кылу гамәле булмау" нигезендә эшне тикшерүне туктату карары чыгарылган иде.

Полиция белдергәнчә, ир-ат исерек булган һәм тәртип бозган, шуңа күрә бүлек хезмәткәрләре аның кулын каерып кул богавы кидерергә мәҗбүр булган. Беркадәр вакыттан соң Дроздов үлгән.

Хокук яклаучылар сүзләренчә, полиция хезмәткәрләре кулларын артка каерып богау кигезүдән тыш, Дроздовның кулларын аякларына бил каешы белән дә бәйләгән. Шул вакытта өч хезмәткәр аның өстендә утырган. Шулай итеп полиция Дроздовка карата “карлыгач” дип атaлаган җәберләү ысулын кулланган.

Берничә көн элеге әлеге “ карлыгач” ысулын Татарстан тикшерү комитеты кануни дип тапты.
XS
SM
MD
LG