Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальныйга чыгарылган хөкем карары шикаятен 9 октябрьдә караячаклар


Киров өлкәсе мәхкәмәсе оппозиционер Алексей Навальный һәм Петр Офицеровка чыгарылган карар шикаятен 9 октябрьдә караячак. Бу хакта Навальный твиттерында язган.

18 июль көнне Киров мәхкәмәсе “Кировлес” ширкәтендәге урлашуда гаепләп Навальныйны биш, Офицеровны дүрт елга хөкем итү карарын чыгарган иде. Шулай ук аларга бер миллион сумлык штраф та салынды. Алар шул ук көнне үк сак астына алынса да, икенче көнне хөкем карары үз көченә кергәнчегә кадәр дип азат ителде.
XS
SM
MD
LG