Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мәскәү-Казан" тимер юлы Казанга барып җитмәячәк"


"Мәскәү-Казан" тиз йөрешле поездлар өчен тимер юлын 2018 елга кадәр төзеп бетереп булмаячак, ул Түбән Новгородта туктатылачак", дип белдерде бүген Русиянең финанс министры Антон Силуанов.

Бу көннәрдә генә төзелеш өчен өстәмә 140 миллиард сум кирәклеге хәбәр ителде. Тимер юлы 1.068 триллион сумга төшә, аның 62.7% дәүләт түләргә тиеш иде.

Белгечләр тимер юлының бу кадәр керемне 40 елда да китерә алмаячагын исәпләп чыгарган.

Төзелеш киләсе елның язында башланырга тиеш. Яңа юлда поездлар сәгатенә 300 чакрым тизлектә йөри алачак. Мәскәүдән Казанга бу тизлек белән 3.5 сәгатьтә барып җитеп булыр иде.
XS
SM
MD
LG