Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Фәннәр академиясендә реформалар турындагы канунны имзалады


Русия президенты Владимир Путин җомга кич Русия фәннәр академиясендә реформалар турындагы канунны имзалады.

Галимнәр яңа канунның Русиядә фән үсешенә зыяны зур булачак, дип аңа ризасызлык белдерде. Фәннәр академиясе институтлары эше хөкүмәткә буйсынган махсус төзеләчәк идарә контроленә күчәчәк.

Чәршәмбе көнне Мәскәүдә галимнәр катнашында урам җыены узды. Шул ук көнне Путинга реформаларны туктатуны сорап язган хатка ике көн эчендә 120 мең кеше кул куйды.
XS
SM
MD
LG