Accessibility links

Кайнар хәбәр

Амурда су китә, проблемнар кала


Хабаровски крае гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, 1 октябрь көнне иртә белән Амурдагы Комсомольски шәһәре янында Амур суы биеклеге 692 сантиметр тәшкил итте. Бу үткән бер көн эчендә су тагын 16 сантиметрга чигенгән дигән сүз. Су китә, ләкин проблемнар кала бирә.

Су басу нәтиҗәсендә Хабаровски крае Амурдагы Комсомольски шәһәрендә генә дә 1281 торак йорт су эчендә калды, 5 социаль һәм мәдәният бинасы зыян күрде. Су 500дән артык бакча, меңнән артык каралты-кураларны юып алып китте. Су басу зонасына эләккән йортларда 13575 кеше яши. Бәхеткә, каза күрүчеләр арасында һәлак булучылар юк.

Гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәсендә каза күргән гражданнарга бер мәртәбә матди ярдәм күрсәтү күз уңында тотыла. Амурдагы Комсомольскида су басудан зыян күрүчеләргә дә компенсация түли башладылар. Бер кешегә 10 мең сум исәбеннән акча край бюджетыннан да, федераль бюджеттан да бүленә. Матди ярдәм күрсәтеләчәк зыян күрүчеләр исемлегендә әлегә 9960 кеше теркәлгән.

Зыян күрүчеләр 10 мең сумга чират тора
Зыян күрүчеләр 10 мең сумга чират тора
Компенсациягә дәгъва итүчеләрдән гаризалар килү дәвам итә. Бу ярдәм су баскан йортларда теркәлеп яшәгән кешеләргә генә бирелә. Казага дучар булучыларга дәүләт ярдәмен тарату өчен Русия почтасы белән килешү төзелгән. Соңгы көннәрдә Комсомольски почта бүлекләренә якын барырлык түгел. Анда су басудан зыян күрүчеләр матди ярдәм алырга чират тора.

Амурдагы Комсомольски шәһәрендә су баскан йортлардан өч меңгә якын кеше эвакуацияләнде. Шуларның меңнән артыгы вакытлыча яшәү пунктларына урнаштырылды. Анда яшәүчеләрне көнгә 200 сумга ашханәдә өч тапкыр әзерләп бушлай ашаттылар, атнага бер мунчада юынырга талон бирделәр һәм дә инде җылы кием-салым, гигиена кирәк-яраклары белән тәэмин иттеләр.

Өйсез калган Марина Орешкина
Өйсез калган Марина Орешкина
“Азатлык” хәбәрчесе «Дзёмги» дип аталган балалар һәм яшүсмерләр үзәгендә вакытлыча яшәүчеләр белән очрашып, аларның хәлен белеште. Монда яшәүчеләр бер туктамый гел зарланып торды. “Ашарга барсак чират озын, чөнки бер ашханәдә меңнән артык кеше тукланабыз. Соңласаң бөтенләй ашатмыйлар. Урын-җир әйберләрен сирәк алыштыралар. Мин авырыйм, ләкин бушка бер дару да бирмиләр”, дип канәгатьсезлек белдерде Марина Орешкина. Ул Хорпинский совхозында яшәгән, сентябрь башында йортын су баскач, вакытлыча яшәү пунктына килгән.

Әлбәттә, мөмкинлекләре булганнар туганнарында яисә дусларында яши. Эвакуацияләнгән кешеләр өчен Комсомольскида барысы 17 вакытлыча яшәү пункты әзерләнгән иде. Октябрь ае башында бу пунктларда барысы 35 кеше яшәп калды, аларны да край губернаторы Вячеслав Шпорт тиз арада тулай торакларга, муниципаль фатирларга күчерергә кушты.

Су басу нәтиҗәсе
Су басу нәтиҗәсе
Амурдагы Комсомольски - Ерак Көнчыгышның иң зур биш шәһәрләреннән берсе. Шәһәрдә 250 меңгә якын кеше яши. Төбәкнең иң эре сәнәгать үзәкләренең берсе булган Комсомольскида заманча очкычлар, диңгез һәм хәрби кораблар төзелә, нефть эшкәртелә. Шулай да Амур елгасы яр буенда урнашкан бу шәһәрнең тарихы бик озын түгел. Беренче төзүчеләр монда 1932 елда гына килә. Алар арасында татарлар да була.Татарлар башка милләт вәкилләре белән беррәттән җир куышы, барак, шалашларда торып, тайга кисеп Комсомольски шәһәренә нигез салалар. Ул елларда удар төзелешкә ялланган татарлар күпләп, туганнары, гаиләләре белән бергәләп килеп төпләнәләр бу якларга. Соңрак инде ачлыктан качып, мулрак тормыш өмет итүчеләр, романтик хисле бәхет эзләүчеләр дә үз итә бу җирләрне. Совет заманында Татарстан җире Ерак Көнчыгышка бу төбәкләр өчен кирәкле эш осталарын, югары белемле белгечләр әзерләп озатып тора.

Бүгенге көндә Амурдагы Комсомольски шәһәрендә татарлар саны әллә ни күп түгел, нибары егерме меңгә якын. Һәрвакыт эш сөючәнлеге белән танылган татарлар күбрәк үз хуҗалыгы белән шәхси йортларда яши. Татарларны Яшьлек шәһәренең Җиңү, Парк бистәләрендә, 66нчы кварталда, шәһәр читендәге Менделеев авылында да очратырга була. Алар белән танышып, быелгы су басу казасы турында сөйләшәбез.

Рәфик Фәйзуллин Амурдагы Комсомольскиның әле булса су астында йөзгән Парк бистәсендә яши. Аларның өч бүлмәле йортлары Мостовая урамы, 30 адресы буенча урнашкан. Өч кешедән торган гаилә бүгенге көндә барлык милкен югалткан. Вакытлыча танышларында яшиләр. Рәфик шофер булып эшли. Су баскан йортларына көн саен килеп, монда калган эте Рексны ашата ул.

Рәфик Фәйзуллин үзе яшәгән урамда
Рәфик Фәйзуллин үзе яшәгән урамда
– Амурда су чигенә башлагач та, безнең бистәдә су биеклеге көн саен 10-15 сантиметрга күтәрелеп торды. Су безнең йортны бөтенләй күмеп китә язды. Анда инде яшәрлек түгел. Шундый да зур бәла-казага тарырбыз дип башка да килмәгән иде. Дәүләт ярдәм итер дип өметләнәбез, ничек булыр инде. Әлегә безгә бер тиен дә матди ярдәм юк, чөнки безнең бистәдә яшәүчеләр бөтенләй исемлеккә кертелмәгән. Көтәргә куштылар. Шулай да ике көнгә бер паек биреп торалар, аны 38нче мәктәпкә барып алабыз. Икмәк, су, куертылган сөт, бер балык, бер ит консервасы, шикәр, чәй бирәләр, рәхмәт ансына. Күпләр бит бер җиргә күченми, әле булса өй түбәләрендә яши. Бигрәк тә шундый шартларда яшәгән кешеләргә зур ярдәм инде бу, дип сөйләде Рәфик Фәйзуллин.

Артур Миңгалимов шулай ук Парк бистәсендә, 2нче Луговая урамы, 28нче йортта яши.

– Мин үзем Ванино шәһәренә йөреп эшлим. Андагы “Аркаим” дип аталган ширкәттә эретеп ябыштыручы мин. Ихатага су сентябрьнең 5дә үк керде. Ялга кайткач, өйдәге җиһазны өскәрәк күтәреп куйдым. Барыбер файдасы булмады. Бер генә әйбер дә кулланырлык түгел, йортыбыз да яшәрлек булмаячак. Ә бит бу минем Гали бабам нигезе. Ул сугыш елларында Татарстаннан күченеп килгән монда. Бик оста төзүче булган ул. Берничә елга дип кенә килсә дә, кире туган якларга әйләнеп кайта алмаган.

Артур Миңгалимов өенә көймәдә кайта
Артур Миңгалимов өенә көймәдә кайта
Бабамнан калган, үзем туган нигез миңа бик кадерле. Дөресен әйткәндә, шәһәр уртасында яшибез бит без, кайдадыр читкә күченәсе дә килми. Әлегә дусларымда яшим. Ярый әле көймә бар, эштә ял алып, көн саен йортка барып йөрим. Этебез анда калды, берничә кат алып китеп карадым, качып кире кайтты, хәзер инде аны ашатырга барып йөрим.

Түбәнлектә урнашкан безнең бистә ябык бассейнга әйләнде бит, моннан ике көн элек кенә җыелган суны насос белән суырта башладылар. Югыйсә, су моннан юл табып бер җиргә дә китә алмый. Ихатада инде көз, салкыннар башланганчы суны чыгарып бетерсәләр дип өметләнәбез. Бер килгәч килә бит, 66нчы кварталда яшәгән әнием Фатиханың да йортын су басты, ди Артур Мингалимов.

Вәлиуловлар гаиләсе шәһәрдән тугыз чакрым ераклыкта Галечное бакчачылыгында урнашкан бакчалары су астында калуга борчыла.

Вәлиуловлар бакчасы
Вәлиуловлар бакчасы
– 1995 елны чирәм җир сатып алдык. Аны бик тырышып эшкәрттек, шунда йорт салдык. Җитмәсә йортыбызда быел гына ремонт эшләре үткәргән идек. Яңа теплица сатып алдык. Бакчабызда ниләр генә үстерми идек, түтәл-түтәл күз явын алырлык роза чәчәкләреннән башлап тәмле кып-кызыл карбызларга кадәр. Карлыган, кура җиләкләреннән ел буена җитәрлек варенье әзерли идек. Кыяр, помидорларны сентябрь азагына тиклем түтәлдән җыеп алып кына ашарбыз дип тора идек. Бөтенләй көтмәгәндә, август уртасында су басу куркынычы турында игълан иттеләр. Ике көн эчендә тиз-тиз генә бәрәңгене казып алдык. Ул арада бакчабыз бөтенләй су астында калды. Су өйнең тәрәзәләре биеклегенә күтәрелде. Әйберләрне өскәрәк күтәреп куйдык, чормага да мендердек. Безнең бакчаны бер вакыт та су басканы юк иде. Хәзер анда чүп үләне дә үсмәс инде, дип уфтана Гөлгигән апа.

Казага дучар булган бакчачыларга Хабаровски крае бюджетыннан 80 миллион сум акча бүленгән. Су басудан зыян күргән Вәлиуловлар гаиләсе 10 мең сум матди ярдәм алган.
XS
SM
MD
LG