Accessibility links

Казанда туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерүгә багышланган форум узачак


17-18 октябрьдә Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институты “Туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү” II халыкара фәнни-гамәли форумы уздыра.

Форум кысаларында Әдхәм Тенишев истәлегенә багышланган халыкара тюркологик симпозиум үтәчәк. Шулай ук “Күп милләтле дәүләт шартларында туган телләрне һәм әдәбиятларны саклау һәм үстерү: проблемалар һәм перспективалар” дип аталган IV халыкара фәнни-гамәли конференция оештырыла. Ул академик Мирфатыйх Зәкиевнең 85 яшьлек юбилеена багышлана.

Моннан тыш студентлар һәм аспирантлар өчен филология фәннәре докторы, профессор Вахит Хаков истәлегенә багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция, студентлар өчен “Әдәби тәрҗемә: тел мәсьәләләре” дигән бөтенрусия фәнни-гамәли конференция, “Татарларга тылмач кирәк” чарасы, урыс телле студентлар өчен татар теленнән уздырыла торган VI республика олимпиадасы, “Туган телләрне, әдәбиятларны саклау һәм үстерүнең мөһим проблемалары һәм перспективалары”на багышланган түгәрәк өстәл утырышы да каралган.

«Туган телләрне һәм әдәбиятларны үстерү” форумының беренчесе бер ел элек уздырылган иде.
XS
SM
MD
LG