Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европаның төньягы һәм Петербурда "Изге Яһүд" давылы котыра


Петербурда "Изге Яһүд" давылы якынлашуы сәбәпле көймәләргә юлга чыкмаска кушылган. Нева елгасында су 75 см менгән. Су басудан саклану өчен шәһәр хакимиятләре буаны япкан.

Гадәттән тыш хәлләр идарәсе халыкны авып һәм очып зыян сала алган зур агачлар һәм реклама такталарыннан сакланырга чакырды. Ленинград, Новгород һәм Псков өлкәләрендә 500ләп авыл һәм шәһәр утсыз калды.

Кичә көнбатыш Европа өстеннән үткән давыл нәтиҗәсендә 13 кеше һәлак булды. Аларның күбесе өсләренә агач авып үлгән. Германиядә Төньяк диңгездә җил сәгатенә 190 чакрым тизлектә булган. Британия һәм Нидерландта очкычлар очмаган.

Узган төндә давыл Эстония һәм Латвия өстеннән узды. Эстониядә электр чыбыклары өзелеп 50 меңләп йорт утсыз калган. Латвиянең өч шәһәрендә - Вентспилс, Кулдига һәм Талси шәһәрләрендә электр энергиясе тулысынча өзелгән.
XS
SM
MD
LG