Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омски мәктәпләренә Һеллоуин бәйрәмен үткәрмәскә киңәш ителгән


Омски мәгариф министрлыгы өлкәдәге мәктәпләргә Һеллоуин бәйрәмен оештырмаска киңәш иткән. Балаларның куркыныч кием һәм битлекләр киеп йөрүдә экстремизм чагылышлары табылган.

Мәгариф министрлыгы моны "Омски ата-аналар җыелышы" исемле иҗтимагый оешма үтенече белән эшләгән.

Оешма рәисе Ольга Соколова бәйрәмне тыю карарының максаты балаларны яклау, дип белдерде.

"Кайбер мәктәпләрдә Һеллоуинга әзерлек барганын ишетеп чаң кага башладык. Безнең балалар арасында үз-үзләренә кул салучылар статистикасы бик югары. Тикшерә башладык. Белгечләр, психологлар белән сөйләшкәч, бу бәйрәмнең, беренчедән, уку процессына комачаулаганын, икенчедән, балаларның рухи сәламәтлегенә зыян салганын белдек. Балалар нәрсәндер курка, бәйрәм бу куркуны юкка чыгарса, балалар яхшыны яманнан аермый башлый", диде Ольга Соколова.

Узган ел Омски мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә 14 февраль Гашыйклар көнен дә уздырмауны киңәш иткән иде.
XS
SM
MD
LG