Accessibility links

Чуашлар Татарстанда үзләрен уңай хис итә


Президиум вәкилләре
Президиум вәкилләре

Татарстандагы чуаш халкы үз милләте үсеше өчен республиканы уңай даирә дип саный. Бу хакта 1 ноябрьдә Казанда узган Татарстандагы чуаш милли-мәдәни автономиянең конференциясендә әйтелде.

Халыклар дуслыгы йортында узган Татарстандагы чуаш милли-мәдәни автономиянең IX конференциясендә автономиянең соңгы ике елда республикадагы чуаш халкының үсеше өчен башкарган эшләренә хисап тотылды, алдагы елларда башкарасы эшләре турында әйтелде.

Автономиянең шура рәисе Константин Яковлев белдергәнчә, республикада чуаш халкының үсеше өчен бөтен мөмкинлекләр булдырылган. “Әгәр дә кайдадыр, нәрсәдәдер җитешсезлекләр бар икән, үзебез гаепле”, ди Яковлев.

Константин Яковлев үз чыгышында, чуаш халкы мәгарифе, мәдәниятенә кагылышлы мәсьәләләрне күтәреп, алдагы елларга тәкъдимнәр белән чыкты. Татарстандагы чуаш халкының төп проблемнары арасында ул чуаш балаларының азаюын әйтте. Чара чуаш, рус телләрендә барды.

Константин Яковлев әйткәнчә, бүгенгә республиканың 98 мәктәбендә чуаш теле укытылып килә, ел саен чуаш балалары арасында гел бишкә укучыларның җыелышы үткәрелә икән.

“Бүген бөтен халыкларның мондый мөмкинлеге юк, барысы да мондый чара үткәрми, мәгариф министрлыгы, Әлки районы администрациясе белән берлектә инде биш-алты елдан артык бу чараны уздырып киләбез, анда йөздән артык укучы катнаша.

Мин моны яшьләр белән эшләү, дип саныйм. Еллар узгач, ул балалар безнең урынга килеп, тагын да тырышыбрак эшләрләр дип өметләнәм, аларда бүгеннән үз телләренә, халкына, башка милләтләр белән дус булып яшәүгә карата мәхәббәт тәрбияләнә. 1990 елдан Түбән Камада чуаш гимназия-интернаты эшләп килә.

Гимназия чуаш дәүләт университеты белән хезмәттәшлек итә, гимназия чыгарылыш укучылары төрле уку йортларына керә, әмма күпләре Чуаш дәүләт университетын, Чуаш республикасының башка вузларын сайлый”, ди Яковлев.

Әмма бүгенгә бөтен мәктәпләр дә милли әдәби уку әсбаплары белән тәэмин ителмәгән, ди ул. “Бу юнәлештә ике республиканың мәгариф министрлыклары да, безнең автономия дә эш алып бара”, ди Яковлев.

Чуаш теле укытучылары конференциясе үткәреләчәк

Мәгариф өлкәсендә башкарыласы эшләргә килгәндә, Константин Яковлев ел саен Түбән Камадагы чуаш гимназиясе нигезендә, чуаш теле, әдәбияты укытучыларының конференциясен үткәрергә дигән тәкъдим белән чыкты. “Анда үзебезнең проблемнарны, сорауларны, мәктәпләрне китаплар белән тәэмин итү мәсьәләләрен карарга кирәк. Конференциягә без Татарстанның, Чуашстанның мәгариф министрлыклары җитәкчелеген чакырачакбыз,” ди ул.

Татарстан чуашларының җыр-бию ансамбле булдырылачак

Мәдәни өлкәгә килгәндә, Яковлев республиканың күп кенә авылларында чуаш фольклор иҗади коллективлары эшләп килүе хакында сөйләде. “Татарстандагы бер халыкта да шулкадәр иҗади, халык коллективлары юк. Халык ансамбльләре генә утыздан артык һәм аларның саны арта гына бара. Без үткәргән бөтен чаралар югары, федераль дәрәҗәдә уздырылып килә”, ди ул.

Чарада чыгыш ясаган чуаш җыр коллективы
Чарада чыгыш ясаган чуаш җыр коллективы
Татарстан чуашларының җыр-бию ансамблен булдыру планы турында әйтеп узды Яковлев. Ул ансамбль “5-10 елданмы Татарстан чуашларының дәүләт җыр-бию ансамбле исемен алуга омтылырга тиеш”, диде ул.

Шул исәптән, ел саен иҗади коллективлары җитәкчеләре җыелышларын үткәрү, нәтиҗәләр чыгару, иң яхшы иҗат коллективларын бүләкләү чараларын үткәрү тәкъдиме белән чыкты Константин Яковлев.

Чуаш балаларының ял итү лагере оештырылачак

Константин Яковлев үз чыгышында 2014 елда Татарстанда чуаш балалары өчен ял итү, сәламәтләндерү лагере булдырылачагы хакында әйтте, шул исәптән, Чуаш милли-мәдәни автономиясе кубогына төрле спорт бәйгеләрен оештыру тәкъдиме белән чыкты. Әлегә ул футболдан уздырыла, киләчәктә баскетбол, волейбол, шахмат, шашка юнәлешләре буенча үткәрергә кирәклеген әйтте.
XS
SM
MD
LG