Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Ростов татарлары белән очрашты


Бүген Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Ростовка сәфәре барышында җирле татар оешмалары вәкилләре белән очрашты. Анда шулай ук өлкә губернаторы Василий Голубев да катнашты.

Җирле татарлар Миңнехановтан Татарстан сәнгатькәрләре концертын оештыруны сорады.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе татарларга мәдәни багланышлар, ана телен өйрәнү мөмкинлекләре турында сөйләде.
XS
SM
MD
LG