Accessibility links

Камал театры тамгасын һәм эчке-тышкы бизәлешне үзгәртә


Камал театры
Камал театры

Камал театры мөдире Илфир Якупов фикеренчә, үзгәрешләр даими булып торырга тиеш һәм ул театр эшли, исән дигәнне күрсәтеп торачак.

Камал театры тамганы үзгәртү, игъланнарны яңадан эшләү, бина эчендә төрле темаларга күргәзмәләр ясау һәм башка үзгәрешләр өчен бер миллион сум тотарга җыена. Тотылачак акча күләме артырга да мөмкин. Театр мөдире Илфир Якупов бина тышында һәм эчендә башланган үзгәрешләр турында Азатлык радиосына сөйләде.

Илфир Якупов
Илфир Якупов
– Камал театрында үзгәрешләр һәрвакыт булып торган. Мин 1999 елда Марсель Сәлимҗанов курсына укырга кергәндә артистларның фотолары театрның балконында эленеп тора иде. Күпмедер вакыт узгач аларны аска төшерделәр. Хәзер без тагын үзгәртергә уйладык, кабат икенче каттагы балконга эләчәкбез.

Моның төбендә әзрәк үзгәртеп алу дигән әйбер ята. Без тамашачының театрга килгәч беренче катта гына калмавын, бүтән урыннарны да каравын телибез. Беренче катка без икенче төрлерәк рәсемнәр эләргә һәм аларны үзгәртеп торырга булдык. Хәзер анда "Банкрот" премьерасы уңаеннан, иске Казан сурәтләрен, беренче татар газетларын, рус газетларының рәсемнәрен куйдык.

Театр исән, эшли, эзләнә дигән әйберләр фоедан ук күренергә, бинада ниндидер яңалык һәм хәрәкәт һәрвакыт буларга тиеш.

Станиславский: "Театр кием элгечтән башлана", дип әйткән. Мин үзем театр билет сату залыннан башлана дип әйтер идем. Тамашачы башта билет ала, фоега керә, аннан соң гына кием элә торган җиргә килеп җитә. Шуңа күрә без билет сату бүлмәсен дә матурлыйбыз. Анда фотолар һәм видеороликлар куябыз. Тамашачы үзе теләгән урынны сайлап алсын өчен электрон система булдырдык.

Бу хәлләр яңа мөдир килде дә, яңача яши башладык дигән эш түгел. Марсель Сәлимҗанов, Шамил Закиров вакытында да үзгәрешләр даими булып торды. Театр бер урында гына тормый дигәнне күрсәтү кирәк.

– Бу үзгәрешләр белдерүләргә, сата торган билетларга да кагыламы?

– Әлбәттә, әмма бу үзгәрешләр уртача биш елга бер була торган хәл. Элек тә афишалар да, билетларның рәвешләре дә үзгәртелде. Безнең өчен иң мөһиме – тамашачыга күбрәк мәгълүмат җиткерү. Мисал өчен, бу сезонда шундый премьера бар дип игътибарны җәлеп итү. Игътибарны арттыру өчен ниндидер үзгәрешләр кертү, афишага ниндидер төс кертү кирәк. Бу хәлләр тамашачыны кайгыртып эшләнә торган эшләр.

– Бу үзгәрешләр, театрның мөдире буларак, сезнең проектлар белән эшләнәме?

– Театр – ул күмәк эш. Спектакльны куюны гына алыйк, аның өчен режиссер, рәссам, артистлар һәм театрның бөтен хезмәткәрләре эшли. Шулай ук бу үзгәрешләрне баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев, баш рәссам Сергей Скоморохов белән киңәшеп эшлибез.

Тамашачы да үзгәрешләр тәкъдим итә ала
Русиянең театр эшмәкәрләре берлеге бер бәйге үткәргән иде. Алар яшь дизайнерларны җыеп аларга Русия театрларына ниләр тәкъдим итә аласыз дип белдергән иде. Бу бәйгедә без дә катнаштык. Безгә яшь дизайнер бирделәр, ул тәкъдимнәр кертә. Без аның тәкъдимнәрен карыйбыз, тикшерәбез. Берничә тәкъдиме булган иде, безгә ошамады. Без тәкъдимнәрне мәдәният министрлыгына да күрсәтәбез, алар белән дә киңәшәбез. Бу, гомумән, күмәк эш. Бәлки елъярым дәвам итәр, бәлки ел дәвамында әзрәк-әзрәк үзгәрешләр кертеп барырбыз.

Бу үзгәрешләрдә тамашачы да катнаша ала. Әгәр аларның тәкъдимнәре актуаль һәм театр өчен файдалы булса, тормышка да ашарга мөмкин.

– Бу үзгәрешләр өчен 1 миллион сумга якын акча тотылачак дигән хәбәрләр бар. Бу махсус грантмы, әллә үзегез эшләп тапкан акчамы?

– Бу ел саен безгә дәүләттән бирелә торган акча буламы, яки үзебез эшләп тапкан акчамы, әлегә әйтүе авыр. Мондый эшләр бер миллионлык кына түгел. Театрның тамгасын (эмблема) үзгәртү, театрның машиналар кую җирендә элмә такталар бар, аларны яңадан ясарга һәм тагын башка кайбер эшләргә җитәр. Бу үзгәрешләр бер айлык, бер миллионлык кына түгел, әлбәттә, аңа бер миллион гына җитмәячәк. Беренче этәргеч 1 миллион булса, аннан башлап җибәреп була аны.

– Сез театрның тамгасын үзгәртү турында әйтәсез. Ничегрәк күзаллыйсыз аны?

Камал театры тамгасы
Камал театры тамгасы
– Әлегә күзаллау авыр. Берничә вариант тәкъдим иттеләр, күңелгә хуш килеп үк беткәне юк. Бер фикергә дә килешә алмыйбыз. Миннән дә, сезнең нинди теләкләрегез бар, дип сорыйлар. Монда безнең 100 елдан артык тарихлы театрыбыз булуны онытмаска кирәк. Без дизайнерга 1906 елдан башлап бөтен афишаларны күрәсәттек. Фоеда безнең нинди бизәлешләр булганын да өйрәнде. Хәзер тәкъдим кертергә тиеш.

– Русиядә мондый үзгәрешләр кичергән театрлар бармы?

– Күп түгел алар. Табаков, МХАТ театрлары берничә ел саен үзгәрешләр кертеп тора. Үзгәреш беркайчан да начарлыкка китерми.

– Сез билет сату бүлмәсенең инде үзгәртелгәнен белдердегез. Интенеттан билет сату эшләрегез ничегрәк бара?

– Без 13 сентябрьдән үзебезнең сайттан турыдан-туры билет сатуны эшләтеп җибәрдек. Бу билетны тамашачы алгач гади кәгазьгә үзендә бастыра да театрга килә. Бүгенгә 600 кеше безнең сайттан билет алган. Бу зур күрсәткеч дип уйлыйм.

Без Казанда гына уйнамыйбыз, башка җирләргә барып та спектакльләр куябыз. Мисал өчен, декабрь аенда Чаллыга җыенабыз. Андагы спектакльгә дә турыдан-туры үзебезнең сайтта билет сатабыз. Без Русиядәге театрлар арасында гастрольләрдә уйналачак спектакльләргә үз сайтында билет сатучы бердәнбер театр әлегә.
XS
SM
MD
LG