Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда миграциягә багышланган халыкара конференция уза


Казан федераль университетында 27-29 декабрьдә Русия һәм Европа берлегендә миграциягә багышланган конференция уза. Анда миграция сәясәтенә караган Русия һәм чит ил белгечләре җыелачак.

Чара кысаларында «Милләтчелек һәм уткәннәрнең чагылышы» дигән лекция, «Миграциянең Русиягә һәм Узәк Азия халкына һәм сәясәтенә тәэсире», «Хезмәт мөнәсәбәтләре: мигрант, эш бирүче, миграция җәмгыятенең инфраструктурасы» һәм башка темага сөйләшүләр каралган.

Шулай ук ике түгәрәк өстәл узачак. Алар нигездә Русия һәм чит илдә мигрантларның хокукларына багышлана.

Конференциядә Мәскәү, Петербур, Казан, Новосибирски, Кыргызстан, Таҗикстан, Латвия, Төркия, Германия, Финляндия, Бөекбритания белгечләре катнаша.
XS
SM
MD
LG