Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мостафа Җәмилев Вильнюста кырымтатар мәсьәләсен күтәрәчәк


Мостафа Җәмилев Азатлыкка әңгәмә бирә
Мостафа Җәмилев Азатлыкка әңгәмә бирә

Украина парламенты депутаты Мостафа Җәмилев Вильнюста Европа Берлеге саммиты кысаларында Литва сеймында чыгыш ясаячак һәм кырымтатарларга багышланган матбугат очрашуында катнашачак.

Кырымтатар юлбашчысы, Украина Югары Радасы депутаты Мостафа Җәмилев 28-29 ноябрь Вильнюста Көнчыгыш партнерлык саммиты чараларында катнаша. Чәршәмбедә ул Киевтан Вильнюска юл тотты. Аны Мәҗлес рәисе урынбасары Аслан Өмәр, Мәҗлеснең тышкы элемтәләр бүлеге җитәкчесе Али Хәмзин озата бара.

Вильнюс саммиты алдыннан Мостафа Җәмилев Азатлык хәбәрчесе белән сөйләште.

– Мостафа әфәнде, бу саммитта сез кайда чыгыш ясаячаксыз?

– Вильнюста Көнчыгыш партнерлык саммиты белән бәйле төрле чаралар уза. Шуларның берсе – Парламент демократиясе форумы. Мин шул чарага чакырылдым. Бу чарада Европа Берлеге илләре парламентларының тышкы эшләр комитетлары җитәкчеләре катнаша. Мине анда кеше хокуклары өчен актив көрәшеп килгән кеше буларак чакырдылар. Беренчедән, алар Украинаның Европа Берлеге белән килешү хакында фикерләремне белергә телиләр. Мин бу хакта һәм мөмкинлек булган кадәр кырымтатарларның вазгыяте хакында Литва сеймында 15 минутлык чыгыш ясаячакмын.

– Бүген Украинадагы вазгыятькә, андагы урам җыеннарына сез нинди бәя бирер идегез?

– Украина хөкүмәте Украина-Европа Берлеге ассоциациясе хакында үзенең позициясене бәян итте, ягъни ассоциация килешүен имзаламады. Әлбәттә Украинаның ассоциациядән баш тартуының кайбер икътисади сәбәпләре бар, ләкин монда төп сәбәп – Русиянең Украинага ясаган басымы. Украина җитәкчелеге җитәрлек дәрәҗәдә кыю булмау сәбәпле Киев шантажга бирелде. Мәсәлән, 1989 елда Литвага газ, электр мәсьәләсендә шундый басым ясалган иде, ләкин алар курыкмадылар һәм азатлык мәсьәләсендә сатулашу булмый диделәр. Кызганыч, Украина болай эшли алмады, без Русиягә бирелдек.

– Вильнюстагы саммиттан, сезнең анда баруыгыздан кырымтатарларга нәрсә көтәргә мөмкин?

– Әгәр Украина Европа Берлеге белән килешү имзаланган булса иде, Европа илләреннән мониторинг группалары килеп кырымтатарларның вазгыятен, булган мәсьәләләрне өйрәнеп, аларны ничек хәл итү юлларын тәкъдим итеп, мәсьәләне контроль астына алыр иде. Безнең өчен бу бик мөһим. Без бу хакта Вышеһрад дүртлеге исемле төркемгә кергән Литва, Чехиягә сәфәрләребез вакытында сөйләшкән идек, бу хакта тәкъдимнәр ясаган идек. Хәзер ничек булачак – билгесез. Әйе, Виктор Янукович "бу – вакытлыча кичектерү, без килешүне соңрак имзаларбыз" ди, ләкин әгәр бу килешү хәзер имзаланмаса, бу озакка сузылырга мөмкин, без шуннан куркабыз. Украина бу мәсьәләдә Русиянең фикерен исәпкә алмыйча Европа Берлеге белән килешү имзаласа, Мәскәүнең санкцияләреннән курка. Украина Европага кергәч аңа дөнья кадәр акча биреләчәк дип уйлады, ләкин анда нәрсә юк. Акча бирелсә дә, Европа аны тиененә кадәр контроль итәчәк, ә аларга контроль ителмәгән акча кирәк. Ул акча белән алар нишләячәген аңлыйсыздыр.

– Сез Вильнюста төрле гайре рәсми очрашулар да үткәрерсез. Бүгенге вазгыятьтә сез кырымтатар мәсьәләсенең перспективасын ничек күрәсез?

– Мондый мәсьәләләр адым-адым хәл ителә. Төрле очрашуларда без мөмкинлекләребезгә күрә эш итәргә тырышабыз. Әгәр дә без моның хәл итү рецептын белсә идек, без аны күптән хәл итәр идек.

* * * *

28 ноябрь Мостафа Җәмилев Литваның элекке президенты Витаутас Ландсбергис белән бергә Вильнюста матбугат очрашуы үткәрә. Анда ул кырымтатар халкының Украинада вазгыяте хакында мәгълүмат бирер дип көтелә.

Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рифат Чубаров Украина-Европа Берлеге арасында ассоциация килешүе имзаланачагына өмет итеп Украина президенты, Украина Югары радасы, Европа Берлегенә кергән илләрнең җитәкчеләре исеменә мөрәҗәгать юллады.
XS
SM
MD
LG