Accessibility links

Дәүләт чиркәүгә акчасын кызганмый


Урыс православ чиркәве атакае Кирилл Русия президенты Владимир Путин белән даими рәвештә очрашып тора
Урыс православ чиркәве атакае Кирилл Русия президенты Владимир Путин белән даими рәвештә очрашып тора

Урыс православ чиркәвенә киләсе елга дәүләт казнасыннан бер миллиард сумнан артык акча бүленәчәк, шул ук вакытта мөселманнарга хәтта кечкенә агач мәчет төзеп бирергә дә кызганалар.

2014 елда урыс православ чиркәве бюджеттан 1 миллиард 158 миллион сум алачак. 2015 елда исә аларга тагын 600 миллион сум бүләчәкләр. Әлеге акчалар "Русия халыкларын берләштерү һәм мәдәни үстерү" максатчан програмы кысаларында бирелә.

Әлбәттә, дин дәүләттән аерылганны исәпкә алганда, турыдан-туры чиркәүгә акча бүлеп булмый, шуңа аны төрле програмнар аркылы бирәләр. Әлеге "Русия халыкларын берләштерү һәм мәдәни үстерү" програмында күрәсең мөселманнар күздә тотылмыйдыр.

Урыс православ чиркәвенә бу акчалар нигездә ниндидер гыйбадәтханәләрне төзекләндерү өчен дип бирелә. Русия президенты идарәсендә дини оешмалар белән элемтәдә тору департаменты башлыгы урынбасары Алмаз Фәйзуллин Азатлыкка әйтүенчә, бу акчалар дини оешмалар өчен, ниндидер аерым конфессиягә дип бүленми, ә тарихи-мәдәни әһәмияткә ия булган биналарга бирелә.

“Кемгә телибез, шуңа бирәбез, кемнедер якын итәбез, кемнедер читкә тибәсез дигән әйбер, әлбәттә, юк”, ди ул.

Әлеге сүзләргә бик ышанасы килсә дә, чынбарлык киресен күрсәтә. Русиянең кайсы гына төбәген алсаң да, анда мәчетләр җитмәү һәм аларны төзү белән проблемнар арта баруы әйтелә.

Мәскәү мэры Сергей Собянин даими рәвештә Русия башкаласында мәчетләрнең җитәрлек булуын тәкрарлый. Аның сүзләренчә, мәчетләргә йөрүчеләрнең күпчелеге читтән килүчеләр һәм алар өчен мәчет төзү ихтыяҗы юк.

Әлбәттә, Мәскәү татарлары үзләре моның белән килешми. Алар әле мигрантлар килгәнче дә Мәскәү мәчетләрендә татарлар өчен урын җитмәүне искә ала.

Мөселманнар дәүләттән акча сорамыйча, барысын да үз акчаларына төзергә дә риза, юкса. Ә менә православларга дәүләттән акча сорау җае чыгып кына тора. Соңгы вакытларда чиркәү әһелләре катнашында үтә торган парламент очрашуларында бу мәсьәлә шактый куертыла. Мисал өчен, күптән түгел узган шундый бер очрашуда Русия Конституциясендә православ диненә өстенлек бирелергә мөмкинлеге әйтелде.

Әлбәттә, хөкүмәт даими рәвештә ислам мәгарифен һәм мәдәниятен үстерү фонды барлыгын искә ала. Анда чыннан да акчалар бюджеттан бүленә, ләкин Русия мөфтиләр шурасыннан әйтүләренчә, ул акчаларның дини вузларга күп дигәндә 29% килеп ирешә.
XS
SM
MD
LG