Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Дәүләт секретаре урынбасары Киевта пикетчылар белән очрашты


АКШ Дәүләт секретаре урынбасары Виктория Нуланд Киевта Бәйсезлек мәйданында Европа белән интеграцияне таләп итүчеләр белән очрашты.

Нуланд Украинага халыкара дипломатлар белән бергә кризиска сәяси чишелеш табар өчен килде. Украина җитәкчелегенең Европа Берлеге белән килешүне имзалаудан баш тартуыннан соң башланган ризасызлык чаралары дәвам итә.

Бүген АКШ Дәүләт секретаре урынбасары Мәйданда торучы халыкка һәм милициягә бутербродлар таратты.

АКШ Дәүләт секретаре Джон Керри узган төндә милициянең Мәйданда торучыларны резин таяклар һәм бульдозерлар белән куып тарату омтылышы демократик илгә хас күренеш түгел, дип, төнге вакыйгаларга кискен каршы нәфрәт белдерде. Үз ватандашларының иминлеге өчен Украина җитәкчелеге җаваплы, диде Керри.

Шулай ук Киевта булган Европа Берлегенең тышкы сәясәте башлыгы Кэтрин Эштон милициянең гамәлләре кызганыч, диде һәм кризистан чыгуның тыныч юлын табарга чакырды.
XS
SM
MD
LG