Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда Олы Сала авылы фаҗигасе искә алынды


Улу Сала корбаннарын искә алу чарасы
Улу Сала корбаннарын искә алу чарасы

19 декабрьдә Кырым инженер-педагогия университетының актлар залында зур матәм чарасы узды. Монда 1943 елның декабрь аенда нацилар Бакчасарай районы Улу Сала (Олы Сала) кырымтатар авылында яндырган 215 кырымтатарын искә алдылар.

Олы Сала авылында яшәүчеләрне нацилар партизаннарга ярдәм итүдә гаепләп халыкны бер урында туплап яндырганнар. 19-20 декабрьдә оккупантлар авылдан чыгып киткәндә йортларны да яндыралар. 23 декабрьдә фаҗиганең өченче көне партизаннар группасы нациларның җанварлыклары хакында акт төзегәннәр. Бу акт буенча авылның 102 йорты яндырылган, алардан тик 8ен сүндерә алганнар. 215 кеше - күбесе хатыннар, балалар, өлкән яшьтәге кырымтатарлар тереләй яндырылган.

Университетта узган чарада бу фаҗиганең 70 еллыгына багышланган "День памяти - 70 лет трагедии деревни Улу-Сала Бахчисарайского района в период Великой Отечественной войны 1941-1944 гг." дип аталган документаль фильм күрсәтелде, күрше авылларда сугыш елларында яшәгән кырымтатарлар бу фаҗига хакында хәтирәләре белән уртаклаштылар.

Чарада катнашкан Кырым премьеры Анатолий Могилев та сүзгә чыкты.

Кырымда Олы Сала авылы фаҗигасе искә алынды
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:25 0:00

“Бу авылның фаҗигасе – коточкыч фаҗига. Советлар берлегендә мондый авыллар күп булды. Фашизм – милләтчелекнең иң коточкыч бер күренешедер. Бу фаҗига һәммәбез өчен дәрес булырга тиеш, без Кырымда милләтчелекнең иң кечкенә селкенешенә дә юл бирмәскә тиешбез”, диде Могилев.

Сүзгә чыккан Мәҗлес рәисе Рифат Чубаров, "Олы Салада булган мондый фаҗигаләр еллар буе бик сакланып килде. Без бүген Олы Сала фаҗигасен искә алабыз, ләкин Кырымда мондый фаҗигаләр әз булмады, иң фаҗигале нәрсә шул - бу хакта ачык итеп сөйләргә тик без ватаныбызга кайта башлагач соңгы вакытта мөмкин булды", диде.

Чараны оештыручыларның берсе Камил Аметов, "Безнең максатыбыз - бу фаҗига хакында кешеләр, студентлар күбрәк белсен, бүген Холокостны беләләр, Холокост көне дип дөньяда чаралар үткерелә. Олы Сала авылының фаҗигасе дә шундый фаҗига", диде ул.

Шуны да әйтергә кирәк, яндырылган авыл буш тормады, кырымтатарларны сөрген иткәч, монда Русиянең төрле урыннарыннан кешеләрне китереп урнаштырдылар. Сугыш еллары Кырымда нацилар 120 кырымтатар авылын яндырып юк иттеләр, совет армиясе 1944 елда Кырымга кайткач исә кырымтатар халкын саткыннар дип Кырымнан сөрген итте. Кырымда калган башка халыклар кырымтатарларның мал-мөлкетен, докуметларын, терлеген, бөтен нәрсәсен талап алды.

Ел саен Олы Сала авылының исән калган кешеләре, аларның нәселләре үз авылларына кайтып очрашалар, фаҗиганең корбаннары истәлегенә алар акча җыеп хәтирә ташын урнаштырдылар, бу урында алар дога кылып яндырылган авылдашларыны искә алалар. Ләкин Кырымда бер тәүләктә йөзләрчә авылларның кырымтатар исемнәре ничек итеп үзгәртелеп урыслаштырылган булса, бу авылның да исеме хәзер инде Олы Сала урынына Синапное дип атала.
XS
SM
MD
LG