Accessibility links

Кайнар хәбәр

Православ атакае чуаш этнопаркындагы потларны тыймакчы


Этнопаркта агачтан төрле сыннар ясап куелган
Этнопаркта агачтан төрле сыннар ясап куелган

Чуашстанда православ атакае чуаш этнопаркына каршы чыккан. Аның сүзләренчә, агачтан ясалган мәҗүси потлар укучыларны бозачак.

Чуашстанның Чуел шәһәрендә (чуашча исеме Çĕрпӳ, урысчасы – Цивильск) республиканың мәдәният министрлыгы грантына чуаш этнопаркы төзелә. Әлеге мөмкинлек районның мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә инновацион проектлар бәйгесендә җиңү нигезендә мөмкин булган. Паркта нигездә, чуаш әкиятләре курчаклары, чуаш милли каһарманнары сыннары, татулаштыру эскәмиясе, чаңгыда йөрү юлы булачак.

Цивильски районының мәгариф һәм социаль үсеш бүлеге башлыгы Алла Волчкова белдерүенчә, әлеге милли парк балаларга чуаш мәдәнияте, традицияләре, каһарманнары, баһадирлары һәм үз тамырлары белән тулырак танышырга мөмкинлек бирәчәк.

Шул ук вакытта җирле Урыс православ чиркәве вәкиле Вячеслав атакай алай дип санамый. Аның фикеренчә, әлеге чуаш мифологияләре нигезендә төзелгән парк янында мәктәп урнашкан һәм бу мәҗүси потлар укучыларга зыянлы тәэсир ясаячак. Атакай бу хакта район хакимият бүлегенә шикаять язган һәм моны мәхәллә вәкилләре үтенече белән эшләвен әйткән.

Чуашстанның мәдәният министрлыгы исә әлеге мәсьәләне ачыклау өчен Бөтендөнья чуаш конгрессы башкарма комитетына шалтыратырга киңәш итте.

Үзен Сергей Васильевич дип таныштырган конгресс хезмәткәре моның бик четерекле мәсьәлә булуын әйтте.

"Ниндидер аңлашылмаучанлыклар бар, әмма бу хакта хәтта чуаш конгрессы да белми. Безгә ярдәм сорап та, зарланып та мөрәҗәгать итүче булмады", диде ул. Аның сүзләренчә, “Чуашия” шифаханәсе янында сыннар ясый торган урын бар. "Бу урында сынчылар җыелып потлар ясый", ди ул.

Шулай ук башкала Чабаксарда да чуаш этнопаркын булдыру турында сүз йөри икән.

Билгеле булганча, Татарстандагы Биектау районы Әйшә авылы янындагы Мулла Хаҗи атлы тау һәм изге чишмә янында "Таңбатыр" милли-мәдәни төрки-фин дуслыгы җәйләве дә булдырылган иде. Тик кайбер "оештыручылар" аннан "мәҗүси" дип ваз кичте.
XS
SM
MD
LG