Accessibility links

Мәскәүнең «Шереметьево» һәм «Внуково»да яңа тәртип кертелә


Мәскәүнең «Шереметьево» һәм «Внуково» һава аланнарында очкычларга сыеклык, дарулар һәм шәхси гигиена әйберләрен алып керү тыела.

Әлеге яңа тәртип март азагына кадәр дәвам итәчәк. Бу Сочида узачак Олимпия уеннары белән бәйле.

Шул ук вакытта «Домодедово» һәм кайбер төбәк һава аланнарында иске тәртипләр саклана.

7 гыйнварда 2014 елның кышкы Олимпия уеннарына бер ай кала Сочида гадәттән тыш иминлек чаралары күрелә башлады.
XS
SM
MD
LG