Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сталин хөрмәтенә календарь чыгарган чиркәү тәнкыйть утында


Сталин хөрмәтенә чыгарылган календарь битләре
Сталин хөрмәтенә чыгарылган календарь битләре

Урыс православ чиркәве совет диктаторы Иосиф Сталинны хөрмәтләп календарь чыгаруы белән яңа тәнкыйть дулкынына дучар булды.

2014 елгы календарьдагы сурәтләр интернет аша таралып Мәскәү патриархатының Сталин белән бәйләнешләре турында җанлы бәхәсләргә этәргеч бирде.

Мәскәүдә православ чиркәү нәшрияты чыгарган бу календарьда Сталинның дини семинариядә укыган яшь чагыннан алып чал чәчле совет җитәкчесе булган чагына кадәр документаль фотолар басылган.

Нәшрият үзенең интернет сәхифәсендә аны бестселлер, "ветераннар һәм тарих сөючеләр өчен менә дигән бүләк" дип атый.

Календарь интернетта һәм китап кибетләрендә 200 сумга сатыла.

Сталин хөрмәтенә чыгарылган календарьдагы сурәтләр
Сталин хөрмәтенә чыгарылган календарьдагы сурәтләр
Урыс православ чиркәвен өйрәнүче күренекле тарихчы Михаил Бабкин үзенең LiveJournal сәхифәсендә "Патриарх-Сталин календаре" – Русия православ чиркәвенең Мәскәү патриархаты белән Сталин ("Аллаһ биргән җитәкче") арасындагы бәйләнешнең изге бер нәрсә булганлыгын һәм булуын ралсаучы чираттагы бер дәлил", дип язды.

Бу сәхифәне укыганнарның берсе: "Урыс православ чиркәве күптәннән биснес структурага, ә чиркәүләр дини хезмәтләр кибетенә әверелде. Гыйбадәтләрне үзләренең байлык чыганагы гына итеп күрәләр", дип өстәгән.

Икенче берәү исә: "Бу Сталин хакимияте чорында үлгәннәрне мыскыллау", ди.

Сталинның православ чиркәү белән бәйләнешләре бик катлаулы булган. Яшь чагында православ семинариядә укыган булачак җитәкче билгесез сәбәпләр аркасында аннан куыла. Совет җитәкчесенә әверелгәч Сталин илдәге дистәләрчә мең гыйбадәтханәне, шул исәптән чиркәүләрне дә җимертә.

Әмма Икенче дөнья сугышы чыккач Сталинның православ чиркәүгә мөнәсәбәте йомшара һәм ул чиркәүләргә дәүләтнең ныклы контроле астында эшләрен дәвам итәргә рөхсәт бирә.
XS
SM
MD
LG